Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларда кызу печән өсте

Яхшы азык базасы булдыру – югары савымнар, терлекчелек тармагында артымнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисады тотрыклы үсү, ә авыл хезмәтчәннәренең тормышы имин булачак дигән сүз.

Шуңа күрә азык әзерләүчеләр һәр минуттан файдаланып калырга тырыша, кырларда эш тәүлек буе дәвам итә. Ара-тирә сибәләп кенә алган яңгырларга алар игътибар бирми дә, һава торышы чын-чынлап бозылу гына озакка китмәсен. Азык базалары, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте ярдәмендә, сусыл азык белән тулылана. Аларның сүзләренә караганда, кырларда үлән мул, аларны терлекләр өчен файдалы үзлекләрен югалтканчы җыеп алырга гына кирәк.

Районда иң зур терлекчелек фермасы Татар Тау Илендә урнашкан, димәк, биредә терлек азыгы әзерләү дә зур күләмдә бара.
- Без планлаштырылганның яртысыннан артыграк азык әзерләдек инде, - ди хуҗалыкның азык буенча агрономы Айрат Миңнуллин, - пландагы 1500 тоннадан – 806 тонна печән, 7100 тонна сенаж (план буенча 14000 тонна) әзер. Безнең хуҗалыкта куелган бурычларны үтәү өчен барысы да бар – заманча техника, яхшы уңышлы кырлар, болыннар һәм, иң мөһиме, үз эшләрен яхшы белә, яратып башекара торган кешеләр. Басуларда, азык складларында тәҗрибәле осталар белән беррәттән, яшь механизаторлар да эшли.
Терлек азыгы җыю комбайннарында Алексей Савельев һәм Рамил Галиуллин, печән чабуда Илнар Заһидуллин һәм Илшат Сафин, ә печән әйләндергечтә – Адель Чернов, пресс-җыйгычта Ранис Гыйззәтуллин, Фәрхәт Низамиев һәм Илшат Әхмәтов эшли. Сүз уңаеннан, Илшат быел кыр батыры булып танылды һәм район Сабан туенда бүләкләнде.
Сенаж ташуда машина йөртүчеләр һәм механизаторлар Рөстәм Нигъмәтҗанов, Фәнис Шәйдуллин, Алик Мортазин, Марс Сираҗиев, Анатолий Богов, Владимир Архипов, Илнур Фәсхетдинов һәм Нәзир Хәйриев эшли.
Азык складларында бер генә минутка да эш туктап тормый. Биредә сенаж базында Владимир Петров, Владимир Егоров, Марат Гайнуллин һәм Павел Андриянов эшли.
- Чыннан да, йөк төялгән машиналар һәм техника, тракторлар бик еш киләләр, - ди хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе К-700 бульдозерында эшләүче Владимир Егоров, - сенаж чокырларының берсе артыннан берсе тулылануын күреп күңелләр күтәрелә.
Сыерлар өчен азыкны җитәрлек дәрәҗәдә, запас белән һәм, иң мөһиме, яхшы сыйфатлы итеп әзерләрбез, дип өметләнәбез.
Илнар Заһидуллин печән чабуда мәшгуль, ул көнгә 35-40 гектар үлән чаба, ә азык әзерләү башыннан 400 гектарда эш башкарган.
- Күп кенә авыл малайлары кебек үк, мине дә трактор йөртергә әтием өйрәтте, ул гомере буе биредә, Татар Тау Илендә, механизатор булып эшләде. Энем Динар белән аның янына эшкә йөрдек, булыштык. Сүз уңаеннан, Динар да безнең хуҗалыкта, минем кебек, МТЗ-1221 тракторында эшли. Хәзер минем янга улларым унике яшьлек Инсаф һәм тугыз яшьлек Риналь килә. Дөрес, әлегә кырларга алып чыкмыйм, хуҗалыкта ярдәм итсеннәр, ял итсеннәр.
Мин үзем биредә 2003 елдан бирле эшлим. Эш җитәрлек, тик утырмыйбыз, мин эшемне яратам, миңа көне буе саф һавада булу, печән, җәй исе килеп торган болыннарда йөрү бик ошый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса