Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Авылның иң озын урамнарының берсен яңартачакбыз»

Авылда иң актуаль проблемаларның берсе - юллар.

Бигрәк тә язгы һәм көзге чорда, үтеп йөреп булмаслык пычрак вакытта, авыл халкына авырга туры килә. Үзара салым буенча республика программасы эшли башлагач, соңгы елларда безнең районда авыл юлларының торышы шактый яхшырды, хәтта кечкенә авылларда да урамнарга вак таш түшәлде.

Кәвәл авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Кәвәл, Чуча һәм Урывкино. Барлыгы 110 йортта 242 кеше яши.
- Без үзара салым буенча республика программасында 2015 елдан бирле катнашабыз, - дип сөйләде җирле үзидарә башлыгы Азат Фәйзрахманов. - Быел халыкның 88 проценты программаны актив рәвештә хуплады һәм 176 мең сум акча җыелды, республика ярдәме белән 880 мең сум тупланды. Үзара салым җыюда хәзер авылда яшәүчеләр генә түгел, ә монда пропискада булып, шәһәрдә яшәүчеләр дә катнаша. Безнең авыллардан чыккан кешеләр һәрвакыт туган авылларына төрле ярдәм күрсәтәләр, мәсәлән, уртак тырышлык белән зират тирәсен тимер-бетон койма белән тотып алдык, Урывкино авылында күперне яңарттык, чишмәләрне төзекләндердек.
Үзара салым программасы ярдәмендә, иң беренче чиратта, су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә алындык, моның өчен яңа су башнялары, яңа насослар куелды, башняның санитар зонасы төзекләндерелде, бу да халыкны су белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Су мәсьәләсе әле тулысынча хәл ителмәгән, иске су торбалары гел тишелеп тора, аларны инде күптәннән алыштырырга кирәк.
Безнең урамнарны бары 18 фонарь яктырта иде, шулай ук үзара салым программасы ярдәмендә алар саны 52 гә җитте, хәзер тагын ун фонарь Чучада һәм Урывкинода ике фонарь яна.
Шулай да безнең авыл өчен иң авыр мәсьәлә - юлларны ремонтлау мәсьәләсе. Барлыгы 2200 метр юлга вак таш түшәргә кирәк. Бу эшләрнең яртысыннан артыгы Советская урамында башкарылачак. Бу безнең иң озын урамыбыз - 1400 метр.
Авыл тулы тормыш белән яши, күптән түгел ветераннарыбызны өлкәннәр бәйрәме белән котладык, аларга концерт оештырдык, чәй табыны әзерләдек, гомерләре буе туган җирендә эшләгән 66 ветеран бүләкләр алды.
Әлбәттә, авыл тормышын йорт кошларыннан һәм терлекләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Кәвәлдә хәзер 76 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 37се - савым сыерлары, 123 дуңгыз, 60 баш кәҗә һәм сарык, 1258 йорт кошы.
- Үз хуҗалыкларында 35 сыер асраучы Казаковлар гаиләсе турында бары тик яхшы яктан гына сөйләргә була. Әлеге мини-ферма белән Казаковларның өлкән улы Виктор җитәкчелек итә, аңа нибары 27 яшь, - дип билгеләп үтте Азат Фәритович.
- Әти-әнием дә һәрвакыт йорт хайваннары асрады, - дип сөйләде Виктор Казаков, - менә мин дә терлекчелек белән шөгыльләнергә булдым. Әни Зоя Васильевна һәм әти Анатолий Владимирович фермада сыер савучы һәм терлекче булып эшләделәр. Аларның тәҗрибәсе зур, мин үзем дә аларга гел булыштым. Шуңа да терлекләр санын арттырырга, ферма төзергә булдым. Бу 2017 елда, өч ел элек булды. Ике саву аппаратыбыз бар, киләчәктә терлекләрнең баш санын арттырырга һәм тагын берничә аппарат сатып алырга телим. Хәзер 170-180 килограмм сөт сатабыз, җәен 300әр килограмм да була.
Азыкны сатып алабыз, печәнне үзебез әзерлибез, ике тракторыбыз бар. Сыерларга сусыл азык үстерер өчен җир дә булса яхшы булыр иде. Эштән курыкмасаң, авылда да акча эшләп була, - диде безгә яшь фермер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса