Авылның яшь белгечләре - республика горурлыгы
РАЙОН ЮБИЛЕЕ *ПИТРӘЧ ҖИРЕ КЕШЕЛӘРЕ
“Ел инженеры-2019” республика конкурсында “Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык” номинациясендә безнең районны “Ак Барс” кошчылык комплексы” хезмәткәрләре Ринат Гыйзетдинов һәм Салават Миңнуллин тәкъдим итте. Икесенең дә эше югары урынга лаек булды, әмма җиңүче бары тик берәү генә була ала иде. Ул - Ринат Гыйзетдинов.
Белгечләр районның иң зур фабрикасы язмышында актив катнашулары белән аерылып торалар. Фабрика шундый максатчан, тырыш хезмәтчәннәре ярдәмендә үсә һәм уңышларга ирешә. Һөнәр сайлауда аларның әтиләре зур роль уйнаган, алар да үз вакытында шул ук предприятиедә иңгә-иң куеп эшләгән.
АВЫРЛЫКЛАР – УҢЫШКА ИРЕШҮ ЮЛЫНДА БЕР БАСКЫЧ
Күрше балалары белән урамда уйнаргамы, әллә әтисе белән техника янында кайнашыргамы дигәндә, Ринат Гыйзетдинов һәрвакыт икенчесен сайлый торган була. Ул әтисе, механик булып эшләгән Хәмит Гарәфетдиновичка бик теләп булыша. Сүтәргә, җыярга, көйләргә, ремонтларга ярата, аңа техниканың ничек эшләве бик кечкенәдән бик кызык тоела. Бу бөтен малайларга диярлек хас, әмма үскән саен кызыксынулар үзгәрә шул. Тик Ринатның мавыгуы гына үзгәрми, мәктәптән соң ул Казанга институтка самолет һәм вертолет төзелеше инженер-конструкторы белгечлегенә укырга керә. Дәреслекләр укып кына утырмый ул анда, беренче курстан ук “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнә комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша, соңрак аны башка эшкә билгелиләр. Ул “Яшь комбайнчы” медаленә лаек була. 2003 һәм 2004 елларда районның алдынгы аграрийлары исемлеген җитәкли. Соңрак Ринат Гыйзетдиновны кошчылык фабрикасына чакыралар - башта ул инженер-технолог, ә аннары инкубатор механигы була. 2005 елда фабрика командасы сугым цехын төзү белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ринат Гыйзетдинов барысы да килеп чыксын өчен бик тырыша. Заманча техника белән җиһазландырылган цех инде бер елдан эшли башлый. Бүген, ул көннәрне искә алып, инженер ни өчен инде 15 ел эш урынын үзгәртмәвен аңлый.
- Эшеңнең нәтиҗәсен күрү зур бәхет ул. Цех өчен мин үз вакытымны, көчемне кызганмадым. Минем өчен бу бала кебек, аның беренче адымына, сүзенә сөенәсең, уңышлары белән горурланасың бит, бу да шулай. Бүгенге көндә цехның эшләвенә генә түгел, ә аның көннән-көн үсүенә дә мин бик шатмын. Һәм без аны камилләштерүне дәвам итәбез, - ди сугым цехы инженер-механигы. - Әлбәттә, авыр вакытлар да булды. Белмим, характерым шундыймы яки тәрбиядәндерме, мин авырлыклардан качарга күнекмәгән. Минем өчен авырлыклар - уңышка ирешү юлында бер баскыч.
Белгечкә зур шәһәрләрдә эшләү буенча да кызыклы тәкъдимнәр килә, әмма ул кошчылык фабрикасына тугры кала.
- Безнең предприятие үсә, без үз алдыбызга зур бурычлар куябыз, безгә укырга, үз идеяләребезне тормышка ашырырга мөмкинлек бирәләр, коллектив та яхшы. Эш - минем икенче өем, - ди ул.
Ә беренче, төп йортта аны хатыны Альбина белән уллары Кәрим һәм Камил һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Гаилә башлыгы үз-үзенә озак ял итәргә рөхсәт итми. Ял көннәрендә, отпускта һәм буш вакытта эретеп ябыштыру эшләре һәм металл конструкциясе белән шөгыльләнә, аңа чүкеп ясалган капкалар, навеслар ясау, сугым цехлары төзү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Белгеч берәүне дә кире какмый, чөнки ул башкаларга файдалы булган эш белән шөгыльләнүдән тәм таба.
ҮЗ ЭШЕҢНЕ ЯРАТСАҢ, ХӨРМӘТКӘ ИРЕШҮ ДӘ ҖИҢЕЛ
Үзәк ремонт остаханәсенең инженер-механигы Салават Миңнуллин Салкын Чишмә авылында туа. Ул һәрвакыт алга омтыла, мәктәптә дә яхшы укый, әти-әнисенә аның өчен беркайча да кызарырга туры килми.
Аттестат алганнан соң, Салават документларын Казан югары уку йортына автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы факультетына тапшыра һәм тиздән студент була. Ул башкалада калырга ниятли, шуңа күрә шунда эшкә дә урнаша, параллель рәвештә укый да. Әмма туган яклар сагындыра башлый. 2006 елда кошчылык фабрикасында бройлер цехы механигы вакансиясе ачыла, анда аны бернинди шиксез алалар. Чөнки авылда яшь белгечләр бик кирәк. Салават шәһәр тормышыннан баш тартырга карар кылуына һәм кире кайтуына үкенми.
- Үз эшемдә мине гел нәрсәдер уйлап табуыбыз, чит ил җиһазларын үзебезгә яраклаштырып куллануыбыз җәлеп
• итә, бу кызык, - ди Салават. 13 ел хезмәт стажы дәвамында ул күп санлы грамоталарга, дипломнарга лаек була.
- Үз эшеңне яратсаң, хөрмәткә ирешү дә җиңел, - дип саный инженер.
Ял көннәрен Салават Миңнуллин уллары Илназ һәм Илдан белән үткәрә, малайларның берсе 2006, икенчесе 2010 елгы хоккей командасында шөгыльләнә.
- Эштән соң көн саен аларны тренировкага алып барам, ә шимбә, якшәмбе көннәрендә алар җирле боз сараенда яки башка шәһәр һәм районнарда уйныйлар. Алардан калмыйм, мин - аларның иң беренче җанатары. Планнары зур, чын спортчылар булырга телиләр, - ди Салават Миңнуллин, елмаеп. Үзенең егетләрен хатыны Лилия дә гел хуплап кына тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа