Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

БАКЧАЧЫЛАРНЫҢ ТОРМЫШЛАРЫ ЯХШЫРА

Дача күптәннән безнең тормышыбызда ныклы урын алды һәм иң гаҗәп рәвештә милли менталитетка үтеп керде. Бу сүз хәтта башка телләргә дә тәрҗемә ителми һәм европалылар өчен безнең халыкның милли үзенчәлеге булып тора. Дача участогы сайлаганда, күпләр, беренче чиратта, бары тик ике нәрсәгә генә игътибар итә: бакчачыларга дачаның шәһәргә якын булуы һәм әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгы гына мөһим. Бу яктан без бәхетле: шәһәр ерак түгел, ә табигатьнең матурлыгы әйтеп бетергесез. Шуңа да безнең район бакчачыларга аеруча ошады. Бүгенге көндә районның сигез авыл җирлегендә 50 бакчачылык ширкәте теркәлгән. Болар - Кощак, Богородск, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Шәле, Колай, Надеждино һәм Питрәч авыл җирлекләре. Бүген без сезгә «җәйге якташларыбыз»ның тормышларындагы үзгәрешләр турында сөйләячәкбез.

«Дача» төшенчәсе «дар» дигән сүздән килеп чыккан, бушка бирелгән дигәнне аңлата. Дачаларга шулай ук Петр I нигез салган.  Башта патша дәүләт алдындагы казанышлары өчен якыннарына бирә торган утарларны шулай атаганнар. Совет чорында танылган "6 сутый”ны да предприятиеләрдә бушлай, кайчагында арендага, еш кына даими файдалануга, йә бушлай милеккә биргәннәр. Дачаны гаилә очрашулары һәм дуслар белән очрашу урыны буларак файдалану традициясе әлегә кадәр сакланып калган. Шашлык кыздырып, учак янында аралашып утыру мөмкинлегеннән кем баш тартсын инде. Тик менә проблема: бакчаларның зур өлеше дүрт, хәтта биш дистә ел элек төзелгән, шул ук вакытта бакча инфраструктурасы да шул заманда  корылган. Хәзер исә яңа юллар салырга, электр линияләре сузарга гына түгел, ә искергән энергетика объектларын да үзгәртеп корырга кирәк. Дачадагы тормыш бетмәсен өчен, республикада махсус программалар эшли. Тулысынча дәүләтнеке булган һәм инде өченче ел эшли торган беренче программа буенча бакчачылык ширкәтләренә керү юллары ремонтлана, югары вольтлы линияләр сузыла, бакча ширкәтләреннән читтә урнашкан су белән тәэмин итү объектлары ремонтлана. 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты моңа 550 миллион сум бирә. Кешеләр бер тиен дә түләмиләр.
- 2018 елда Питрәч районының 4 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә әлеге проект кысаларында каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар төзелде, 5 нче коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә югары вольтлы линияләр сузылды һәм аларны челтәр компаниясенә тапшырдылар. Элек алар барысы да коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте балансында булган һәм һәр ураганнан яки һәлакәттән соң, аларны ширкәт үзе ремонтлаган. Быел 12 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә каты көнкүреш калдыклары өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде, 3сендә су белән тәэмин итү объектлары ремонтлана, 2сендә керү юллары яңартылачак, тагын 2 бакчачылык ширкәтендә яңа скважиналар бораулау планлаштырыла. Эшләр әле дәвам итә, - диде ТР Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Наил Гайнуллин.
Монда күп нәрсә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисенең активлыгына һәм кызыксынуына бәйле, ул документлар җыя, гариза әзерли, дип билгеләп үтте Наил Нәбиулла улы.  
Бакчачылык ширкәтләре чикләрендәге юлларны (аллея), суүткәргечләрне һәм электр челтәрләрен ремонтлау өчен дә республика түли, тик бакчачылар үзләре акча салса, өлешчә генә. Бакчачыларның үзара салым программасы 2018 елдан эшли башлады. Аның буенча, чыгымнарның өчтән бер өлешен дачниклар үзләре түләргә тиеш. Әлеге программада катнашу өчен бакчачылык ширкәте теркәлгән булырга, рәис теге яки бу объектны төзү турында карар кабул итәчәк җыелыш үткәрергә тиеш. Өстәвенә, бакчачылык ширкәте әгъзаларының чыгымнарның өчтән бер өлешен үз өстенә ала алуын да расларга кирәк. Бу республика программасында безнең районның өч коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте катнаша. «Энтузиаст» ширкәтендә шул рәвешле торба үткәргечне, «Шемелка»да - электр линияләрен алыштырганнар, «Надежда»да акчаны шулай ук электрга тотканнар – баганаларны һәм үткәргечләрне яңартканнар.
- Питрәч бакчачылары республика программаларында актив катнашалар. Район хакимияте дә безгә ярдәм итә. Район башлыгы Илһам Кашапов эш барышында килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә шәхсән үзе ярдәм итәргә әзер. Районда безнең бүлекчә өчен махсус бина бирелде, ул "Батыр" кинотеатрында урнашкан. Бакчачылар бирегә үз сораулары һәм проблемалары белән сишәмбе көнне 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр килә ала. Ә ТР Бакчачылар берлеге гражданнарны көн саен Казан шәһәре, Р.Зорге урамы, 35 нче йорт адресы буенча кабул итә, - дип билгеләп үтте Наил Гайнуллин.
- Бакчачы көнендә бик теләп катнаштык, үз продукциябездән күргәзмә ясадык. Уңышларыбызның бер өлешен коррекциия мәктәбенә һәм «Шатлык» социаль приютына тапшырдык, - диде Наил Нәбиулла улы.
Авыллар кебек  үк бакчачылык территорияләре дә бары тик сезонлы, шул ук социаль проблемалар белән яши. Республика проектлары, бакчачыларның активлыгы һәм җирле хакимият ярдәме белән районда дача проектлары уңышлы тормышка ашырыла башлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса