Бакчада эшләп кергәннән соң кулларны ничек чистартырга?
Помидор бәйләгәндә, чүп үләннәрен утаганнан соң кулны ансат кына рәткә кертеп булмаска мөмкин. Бу очракта нишләргә?
✅ 1 ысул. Аспирин (йә салицил кислотасының бер ампуласын) җебетеп, кулларга ышкыгыз. 1–2 минуттан соң куллар агарыр. Даруны сабын белән юып төшерергә онытмагыз. Әмма аспирин кулны тиз корыта. Югач та, крем сөртеп куегыз.
✅ 2 ысул. 0,5 л суга 3–4 тамчы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы водород перекисе салып, болгатыгыз. Кулны шуның белән юыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа