Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бал кортлары чит бакчаларга очып кермәсен

Питрәчлеләр ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаяга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Гражданнар кабул итү вакытында Ленино-Кокушкино авылындагы күпфатирлы йортларның берсенә үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты, җитештерүдә травма алган кешенең хокукларын яклауга кагылышлы мөрәҗәгатьләр, шулай ук Пановка авылында яшәүче ике кешенең шикаяте каралды, алар күршеләренең умарта кортларыннан интегә икән.

Иң беренче Ленино-Кокушкино авылында яшәүче бер кешенең җитештерүдә травма алуы белән бәйле эш каралды. Аның сәламәтлегенә зыян килгән һәм аны хезмәткә сәләтсез булу сәбәпле, эштән азат иткәннәр. Оешма аның чыннан үзләренең предприятиеләрендә травма алуын кире какмый. Җирле табиблар, хәзерге вакытта комплекслы тикшерү алып барылуын, аннан соң яшь кешенең хезмәткә ничә процент сәләтсез булуы ачыкланачагы, һәм аның нинди түләүләр һәм ташламаларга хокуклы булуы билгеле булачагы турында әйтте.
Ленино-Кокушкинода яшәүче Канәфи Зәйнуллинның сораулары күп иде. Әмма аны иң нык борчыган проблема – үзе яшәгән йортта ясалган капиталь ремонтның сыйфатсыз булуы. Аның сүзләре буенча, йортта яшәүчеләр берничә ел элек үткәрелгән эшләрдән бик үк канәгать түгел.
- Түбәне ремонтлау башланды, ләкин әле тәмамланмады. Ә подъездлар ремонтланмаган, алар бик начар хәлдә! – диде ул.
- Кызганыч, 2008-2009 елларда подъездларны төзекләндерү капиталь ремонт программасына кермәде, - дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов. – Без тикшерү үткәрәчәкбез, булган җитешсезлекләрне ачыклаячакбыз. 2020 елда йортны капиталь ремонт программасына кертергә һәм аны тәртипкә китерергә тырышачакбыз.
Фикер алышудан соң, комиссия бу йортны махсус барып карады, Канәфи Минзарифович аларга подъездлар буенча экскурсия үткәрде.
Кабул итүгә Пановка авылыннан Елена Павлова һәм Надежда Баскакова да килгән иде. Пенсионерларга күршеләренең умарта кортлары тынычлап яшәргә бирми.
- Күп еллар дәвамында җәй буе без корт чакмасын дип челтәрле эшләпә киеп йөрергә мәҗбүр, - диде алар.
Умарта хуҗасы исә үз эшен закон нигезендә алып бара. Моны ветеринария тикшерүе дә раслаган: пановкалының умарталыгы кагыйдәләләр буенча урнаштырылган – торак корылмалардан берничә метр ераклыкта һәм биек койма белән уратып алынган.
Җыелганнар, районда умартачылар кооперативы булдырырга кирәк, дигән карарга килде. Шул вакытта умартачыларга авылдан читтә җир участогы бүлеп биреп булачак, бал кортлары да башкаларга комачауламаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X