Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балачак – иң матур чак”

Балаларның хис-кичерешләрен хөрмәт итү, аларның хокукларын яклау, якты хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү һәм һәрвакыт янәшәләрендә булу - олыларның төп бурычы. Әгәр без балаларның ихласлылыгын саклап кала алабыз икән, ул чакта дөнья да күпкә яхшырак булачак. Балаларны яклау көне уңаеннан без газетабызның төп сәхифәсен иҗат, спорт һәм укуда зур уңышларга ирешкән яшь питрәчлеләргә багышларга булдык.

Җәйнең беренче көнендә бөтен җәмәгатьчелек игътибарын, беренче чиратта, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларга юнәлтәләр. Питрәчнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең тормышны яратулары һәм максатчанлыклары белән һәркемне сокландыра.
Эдуард Әлмиев, Виталий Соболев, Диана Гәрәева, Арина Пигалева җирле педагогларны уңышлары белән куандырып кына тора. Вокалчы Олег Булыгин һәм “Сударушки” хореография коллективы күптән түгел “Без бергә” Республика балалар халык иҗаты фестивалендә гран-прига лаек булдылар. “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр дә төрле конкурсларда актив катнашалар, аларның талантларын абруйлы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә билгеләп үтә. Вокал белән шөгыльләнүче Иван Фомахин үзенчәлекле балалар өчен оештырылган “Дуслар, кулга-кул тотынышыйк” фестивалендә лаеклы чыгыш ясады һәм аны Казанга Игорь Крутой исемендәге Академиягә чакырдылар. “Шатлык” активистлары арасында шулай ук Җәннәт Ашурова, Адель һәм Кирилл Кәримуллиннар, Адель Зыятов, Дарья Козловская, Майя һәм Данил Куликовлар да бар.
"Гретта” хореография төркеме иҗади үрләр яулавын дәвам итә. Балалар зур конкурсларда алдынгы урыннар алалар, “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленнән дә читтә калмыйлар. Быел алар икенче урынны алдылар, «Пластилин» хореография коллективының кече төркеме өченче урынны яуладылар, ә өлкән төркем “Татарстанның талантлар берлеге” конкурсында гран-прига лаек булды. Якташыбыз, вокалчы Юлия Макарованың “Созвездие-Йолдызлык”та беренче тапкыр гран-при яулавы турындагы яңалык питрәчлеләрне бик нык шатландырды.
Күп тапкырлар республика һәм Халыкара конкурслар лауреатлары булган яшь талантлар арасында – вокалчылар Кирилл Спичков, Ильяс Зөбәеров, Гаяз Әхмәтшин, Нурзилә Гобәйдуллина, Алина Минһаҗева, пианистлар Әминә Мөхәммәтшина, Полина Назарова, “Allegro, Vivo, Presto” сүз сәнгате һәм “Мужское братство” малайлар һәм яшүсмерләр музыка сәнгате Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүче Ильяс Сираҗиев. Ул инглиз теле һәм математика буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый.
Район үзәгенең икенче мәктәбе укучысы Айгөл Әхмәтшина һәрвакыт укытучыларның горурлыгы булды, быел ул чыгарылыш укучысы. Аның күптән түгел ирешелгән уңышларының берсе – “Башта сүз булган” рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында призлы урын. Кощак мәктәбеннән Диләрә Нәбиуллина һәм Данил Тарасов хокук, җәмгыять белеме, тарих кебек фәннәрдән яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, аларның белемнәрен республика дәрәҗәсендә лаеклы бәяләделәр. Диләрә Нәбиуллина эшмәкәрлек һәм финанс грамоталылыгы нигезләре буенча олимпиадада, ә Данил Тарасов “Мәктәп парламенты – лидерлык территориясе” республика проектлар конкурсында җиңү яулады.
Спорт өлкәсендә дә питрәчлеләр зур ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Виктория Никитина “Кубок Аяши” тхэквондо буенча Бөтенроссия турнирында җиңүче булды, Матвей Дудкин, Ирода Абдурафиева, Дарина Гуськова – призерлар исемлегендә. Чаңгы ярышлары буенча Татарстан лидерлары арасында – Рөстәм Мостафин, билбау көрәше буенча – Ксения Демидова. Безнең яшь питрәчлеләр үз осталыкларын бозда да күрсәттеләр – 2006 һәм 2010 елгы хоккей командалары Идел буенда  иң көчлеләр арасында.
Укытучылар, мәктәп, иҗади төркемнәр җитәкчеләре, ата-аналар – барысы да бу балаларның хезмәт сөючәнлек, тырышлык, максатчанлык белән аерылып торуларын әйтәләр. Аларның тырышлыгы үзләренә киләчәктә дә, һичшиксез, ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса