Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасына мохтаҗ барлык нәниләр 2022 елга урыннар белән тәэмин ителәчәк

2019 ел азагына кадәр республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә 6 меңнән артык урын булдырылачак.

Татарстанда 2022 елга барлык нәниләрне балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү ниятләнә. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«2019 ел азагына кадәр республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә 6 меңнән артык урын булдырылачак. Балалар бакчалары төзелеше программасы алдагы ике елда да дәвам иттерелә. 9 меңнән артык урын булдыру күздә тотыла, шуның 6 меңе – ясле бакчасы. Бу чаралар 2022 елга барлык мохтаҗ балаларны бакчаларда урын белән тәэмин итәргә булышачак», - диде министр.

«Быел Татарстанда бер балалар бакчасы ачылды инде. Тагын 29ын төзү дәвам итә. Аларның 27се «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Аларны ел ахырына кадәр кулланышка кертү планлаштырыла. Бу балалар бакчаларын төзеп, өстәмә 6 мең урын булдырылачак», - дип белдерде Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, 2018 елда 800 урынга 7 балалар бакчасы төзелгән.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X