Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасына йөрүчеләр «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдә экскурсиядә булды

Ленино-Кокушкино балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ашлык саклау складын, төп офисны күрсәткәннәр һәм печән басуына алып барганнар.

“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләр белән кызыклы итеп таныштырырга булганнар. Аларны аграрийлар янына кунакка гына алып килмәгәннәр, ә үзләрен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ролендә сынап карау мөмкинлеге дә биргәннәр.
Механизатор итеп Әмир Сибгатуллинны, агроном - Самир Булатовны, ә комбайнчы итеп Радмир Гарифуллинны сайлаганнар. Ләлә Сибгатуллина кошчы булган. Боларның барысын да яшь репортерлар видеога төшереп торган. Репортажны Арина Печунова, Азат Рәхмәтуллин һәм Анна Юманова алып барган, Федор Юманов видеооператор булган.
- Безнең күп кенә балаларның әти-әниләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли. Балалар бакчасында профяраклашу темасына зур игътибар бирәбез. Без «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек турында сөйләштек. Ел саен балалар белән әлеге предприятиегә экскурсиягә киләбез. Шулай итеп, безнең тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы белән тирәнтен танышалар, комбайнчы, агроном, механизатор, ветеринария һәм башка һөнәрләр белән кызыксыналар.
Бу юлы да балалар, һәрвакыттагыча, күргән ашлык җыю комбайннарыннан һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарыннан канәгать калдылар. Экскурсия ахырында балаларыбызны тәмле ризыклар белән сыйладылар, - дип сөйләде балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наҗия Якубова. - Без предприятие директоры Радик Зиннәтовка предприятиега килергә мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтле, - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса