Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балалар мәхәббәте – иң зур бүләк”

Балык Бистәсе районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Сәхнәдә Питрәч районыннан төрле номинацияләрдә алты катнашучы чыгыш ясады, аларның икесе җиңүче булды.

Питрәчнең “Шатлык” социаль приюты музыка җитәкчесе Татьяна Николаевна Угарова “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңү яулады.
- Без сәхнәгә утыз бишенче булып чыктык, шуңа күрә башка конкурсантлар чыгышын күрергә өлгердек. Аларның һәркайсы бик матур чыгыш ясады, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. – Әлбәттә, жюри әгъзаларының безнең чыгышны бәяләве сөендерә, әмма минем төп максатым җиңү түгел иде. Мин һәрвакыт тырышкан, иҗади уңышларга ирешкән тәрбияләнүчеләремнең сәләтләре һәм казанышлары турында сөйләргә теләдем. Иң мөһиме – аларны хуплау һәм барлык башлангычларында ярдәм итү. Узган ел безнең өчен бик уңышлы булды, балалар күп кенә республика конкурсларында һәм фестивальләрендә призлы урыннар алдылар. Бу юлы алар, үз чиратларында, мине бик зурладылар. Нәтиҗәләр игълан ителгәч, балалар шундый сөенде. Минем белән 7 бала, шулай ук тәрбиягә алган улым чыгыш ясады, ул миңа җылы һәм дулкынландыргыч рәхмәт сүзләре әйтте. Минем өчен балалар мәхәббәте – иң зур бүләк.
Икенче җиңүче – Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Елена Корбанова. Ул “Хатын-кыз - ана” номинациясендә чыгыш ясады.
- Мин биш бала анасы, - ди ул. – Алар төрле иҗади чараларда актив катнашалар, ә минем моңа кадәр бер дә сәхнәгә чыкканым булмады, шуңа күрә бик дулкынландым. Соңыннан куркуым бетте һәм без бер сулышта чыгыш ясадык. Мине балаларым һәм “Карамелька”, “Гармония” иҗат ансамбльләре хуплады. Без гаиләбезнең матур, җиде төсле салават күпере кебек булуын күрсәттек. Җиңәрмен дип уйламаган идем, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды.
Елена Корбанова беркайчан да күп бала анасы булырмын дип уйламаган. Карьера төзергә планлаштырган, банк мәктәбен, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Әмма ул үз язмышына рәхмәтле, аның бәхете – балалары.
Хатын-кызларны конкурсның зона этабында җиңүләре белән район башлыгы Илһам Кашапов шәхсән үзе котлады һәм республика дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса