Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар тату гаиләдә яшәргә тели

Еш кына кечкенә балалар олыларның рәхимсезлеге, гаиләдәге проблемалар, ата-аналарның эчкечелеккә бирелүләре аркасында тормышта авыр хәлдә калалар.

Мондый хәлдә балаларга ярдәм кулы сузарга, тормышның авыр мизгелләрен кичерергә ярдәм итәргә әзер кешеләр янәшә булырга тиеш. Күп еллар Питрәчнең «Шатлык» социаль приютында авыр тормыш хәлендә калган балаларны социаль тернәкләндерү буенча эш алып барыла. Балалар биредә сәламәтлекләрен ныгыталар, психологик ярдәм, киләчәк тормыш өчен кирәкле барлык социаль күнекмәләр алалар. Приют хезмәткәрләре һәр балага күңел җылыларын бүләк итә, аларны кайгырта. Алар балаларга уңайлы шартлар тудыру өчен грант программаларында катнашалар, иганәчеләр эзлиләр, гаиләсез үсүче балаларның хыялларын тормышка ашыралар.
Теләсә нинди грант программасын тормышка ашыру акчалата кыйммәткә генә түгел, ә зур социаль әһәмияткә дә ия. Мондый проектлар ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен сәламәт яшәү рәвешен һәм кыйммәтле ориентирларны пропагандалау актив алып барыла.
«Спорт безгә көчебезне тагын да арттырырга ярдәм итәчәк» социаль проектын «Шатлык» приютының кече һәм өлкән төркемнәр тәрбиячеләре Дилә Волкова һәм Ләйсән Галимҗанова әзерләде. Беренче тапкыр ул 2017 елда ук грант комиссиясенә тәкъдим ителде. Аларның уникаль программасы ярдәмендә педагоглар 250 мең сум күләмендә грант отып кына калмыйча, әлеге идеяне тормышка ашыру белән мөстәкыйль шөгыльләнә дә алдылар. Әлеге проект кергән «сәламәт яшәү рәвеше» программасы һәр баланың сәламәтлеген ныгытуга һәм спорт потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, уеннарның коллектив характеры балаларда дуслык һәм үзара ярдәмләшү хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Районның «Шатлык» приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр күптән үзләренең футбол мәйданчыгы турында хыялланган. Ике педагогның уртак эше нәтиҗәсендә, аларның хыялы тормышка ашты.
- Без бу проектны ТР Социаль яклау министрлыгына юлладык. Ә җәен безгә якынча 250 мең сумлык грант отуыбыз турында җавап килде. Барлык төзелеш кирәк-яракларына әлеге акча җитмәде, шулай да приют директоры Резедә Хәлилова безгә  эшне башларга рөхсәт бирде. Безгә койма урнаштыру өчен иганәчеләр табасы гына калды, - дип сөйләде проектны эшләүче һәм кече төркем тәрбиячесе Дилә Волкова.
Приютта тәрбияләнүчеләр өчен футбол кырын элеккеге бәрәңге бакчасы урынында урнаштырырга дигән карарга киләләр. Бу урында 15/25 квадрат метрлы мини футбол кыры  дөнья стандартлары буенча махсуслаштырылган нигез чокыры казыла. Аннан соң эшчеләр футбол капламын җәяләр. Бүгенге көндә әлеге футбол кырын төзүдә республика хәйрия фонды да катнаша. Иганәчелек ярдәме белән приют балалар өчен футбол капкасы, туплар, сыбызгылар, судьялар һәм футбол формалары сатып алды.
- Футбол - бөтен дөньяда иң популяр спорт төре. Шуңа күрә балаларыбыз өчен дә аңа якынаю актуаль. Элек бездә мондый дәрәҗәдәге спорт мәйданчыгы булмаса да, футбол тубын тибү малайларга да, кызларга да ошый иде. Балалар бик шатлана һәм көн саен, инде кайчан зурлап  уйнарга була, дип сорыйлар. Тик әлегә футбол кырының киртәсе юк, без балаларны  куркыныч астына куярга теләмибез һәм аларны җирле боз сарае янындагы кырда уйнарга йөртәбез, - дип уртаклашты Дилә.
«Шатлык» приютында хәзер егерме биш бала тәрбияләнә, алар вакытлыча әти-әниләре игътибарыннан читтә калган. Күптән түгел Питрәчтә узган концерт алдыннан алар янына танылган җырчы Салават Фәтхетдинов килеп, балаларны бүләкләр белән сөендерде. Халык артисты өчен приютта тәрбияләнүчеләр үз концертларын тәкъдим иттеләр. Алар әниләре һәм әтиләре турында җырлыйлар. Әтиләренең мәрхәмәтле булуы һәм әниләрен яратуы турында хыялланалар.
Салават Зәкиевич балаларны тыңлады, артистның, һичшиксез, микрофон белән чыгыш ясарга тиешлеген әйтте һәм икенче тапкыр килгәндә приютка музыкаль аппаратура алып киләчәген белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса