Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар турында кайгырту безнең төп бурычыбыз

Питрәчкә эш визиты белән Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина килде. Хезмәттәшләре белән бергә ул Кощак мәктәбендә, «Шатлык» приютында һәм Ленино-Кокушкино авылында һөнәри техникумда булды. Визит программасында шулай ук җирле гражданнарны кабул итү дә каралган иде.

Гражданнарны кабул итүдә район башлыгы Илһам Кашапов һәм Гүзәл Удачина белән бергә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова да катнашты.
Сораулар бик күп булды, туганнары балаларын опекага алудан башлап, балалар санын алуны оештыруга кадәр.... Кискен торган проблемаларның берсе – Көек авылында мәктәп төзелеше. Яңа төзелешләр күп булу сәбәпле, анда мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны да арткан. Шуның нәтиҗәсендә зур мәктәп төзү зарурлыгы бар.
- Хәзерге вакытта безнең авылда үз мәктәбебез юк һәм безгә балаларны шәһәргә үз машиналарыбызда йөртергә туры килә, бу зур бөкеләр тудыра. Кайбер ата-аналарга аларны иртәнге сәгать 6да җәмәгать транспортында алып барырга туры килә. Йокыдан бик иртә тору уңайсыз, чөнки балаларга беренче дәрес башланганчы сәгать ярым көтәргә туры килә. Безне ишеттеләр һәм бу безне өметләндерә, - дип сөйләде Көек авылында яшәүче Ландыш Галиәкбәрова.
Көек авылында социаль объектлар җитмәүгә бәйле ситуацияне хәл итү өчен район җитәкчелеге республика хөкүмәтенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Республика җитәкчелеге бу мәсьәләне уңай хәл итү ягында. Шул рәвешле, быел Көектә 220 урынга исәпләнгән “Алтын балык” балалар бакчасы төзелде һәм ачылды. 2021 елда тагын бер мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Шулай ук мәктәп төзү мәсьәләсе дә карала. Хәзерге вакытта район мәктәп төзү өчен планлаштырылган җир кишәрлекләрен муниципалитетка тапшыру буенча сөйләшүләр алып бара.
Инвалид балаларны укыту эшен оештыру турында да сораулар булды.
- Мин сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен әзерлек төркеме ачу турындагы сорау белән килдем. Бүгенге көндә безнең районда 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге шундый балалар - 36, Питрәчтә -12 кеше. Бу темага без район хакимияте белән сөйләштек. Гадәти мәктәпләрдә тиешле персонал юк, коррекция мәктәбендә андый белгечләр эшли инде. Уртак тырышлык белән без бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм, - дип уртаклашты безнең белән ике бала анасы һәм бөтенроссия инвалид балаларның әти-әниләре оешмасы әгъзасы Елена Богаткина.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле ел саен республика районнарын йөреп чыга. Питрәч районы быел ул килгән егерменче район. Һәр муниципалитетта алар гражданнарны кабул итә һәм шул рәвешле кешеләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Гүзәл Любисовна әйтүенчә, урыннарда мондый уртак эш бик яхшы нәтиҗәләр бирә һәм күп мәсьәләләр шул ук көнне хәл ителә.
- Мондый сәфәрләр - ул безнең традицион эш формасы. Без үз кабинетларыбызда гына утырмыйбыз. Без нәкъ менә районнарда эшлибез, чөнки бу юнәлешне бик мөһим һәм перспективалы дип саныйбыз. Урыннардагы проблемаларны аңламый торып, бала хокукларын яклау буенча вәзгыятькә ниндидер йогынты ясау мөмкин түгел. Гадәттәгечә, без районның балалар учреждениеләренә йөрибез, бүген, мәсәлән, бер хатын-кыз соравы буенча, без Ленино-Кокушкино техникумына бардык. Ата-аналар бу уку йортын саклап калуда ярдәм итүләрен сорыйлар. Шуңа күрә мин барысын да үз күзләрем белән күрергә булдым, - дип сөйләде Гүзәл Любисовна.
Эш сәфәре ахырында Гүзәл Удачина имин булмаган гаиләләр белән эшне оештыруны, опека һәм попечительлек органнарының эшен тикшерде һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса