Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга туры юлдан тайпылмас өчен олылар ярдәм итәргә тиеш

Яшүсмерләр әйләнә-тирәдәгеләр йогынтысына бик тиз бирешә.

 Алар әти-әниләре белән йөрергә зурлар инде,  дусларны да үзләре  сайлый. Әмма алар башкаларга бик тиз ышанучан кешеләр буларак, аларны алдау, ялгыш юлга этәрү, начарлыкка өйрәтү җиңел. Кайберләре яшьтәшләре кыерсытулары  корбаннарына әйләнә, икенчеләре урлаша башлый, өченчеләре биеклектән ташлана. Социаль челтәрләрдәге шикле берләшмәләр, баткаклыкка тарта торган ялган дуслар – болар барысы да бала белән явыз уен уйнарга, аны танымаслык итеп үзгәртергә мөмкин.

Татарстанда АУЕ аббревиатурасы астында куркыныч субкультура тарала башлады. Анда катнашучылар бандит, төрмә идеяләре белән яши. Тискәре тенденциягә каршы көрәш – олылар өстендә. Күп вакытны балалар мәктәптә үткәрәләр, шуңа күрә яшүсмерләрнең ата-аналарына гына түгел, укытучыларга да аларны саклау, начар компания белән элемтәгә керү, хәтта тискәре группировкаларның барлыкка килү мөмкинлеген булдырмый калу өчен зур җаваплылык йөкләнә.
- Әгәр укучы бала кесә чыгымнарына өстәмә акча сораса, холкы начарайса, сөйләмендә төрмә лексикасы кулланса, эшнең нидә икәнлеген ачыкларга кирәк, – диде район эчке эшләр бүлеге полиция башлыгы урынбасары Алмаз Гомәров район башлыгы Илһам Кашапов катнашында узган куркыныч деструктив төркемнәр профилактикасы буенча мәктәп директорлары белән киңәшмәдә.
Питрәч районы мәктәпләрендә бу куркыныч тенденция барлыкка килү мөмкинлеген булдырмас өчен нинди чаралар күрелә? Бу сорауга мәгариф учреждениеләре директорлары һәм урынбасарлары җавап бирделәр. Алар балаларның үз-үзләрен тотышын, кызыксынуларын һәм мавыгуларын даими күзәтеп торулары, психологларның профилактик әңгәмәләр үткәрүләре турында сөйләделәр. Ә өйдә контроль ата-аналарга күчә. Бигрәк тә урамда һәм социаль челтәрләрдә баланың кем белән аралашуын белү мөһим. Әти-әнинең бурычы баланы «үзенә йөз белән» боруга кайтып кала. Дөньяга бала күзлегеннән карарга тырышып карагыз. Үз балагызга гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы булуын аңларга булышыгыз. Балагызның  киңәшләрен гадел дип санасагыз,  аның белән килешегез, әгәр дә килешмисез икән инде, аргументларга таянып яшүсмер белән тигез дәрәҗәдә үз позициягезне белдерегез. Әгәр яшүсмер альтернатива мөмкинлеген күрә икән,  гаиләдә аны ишетәләр һәм тыңлыйлар икән, үз бәясе үсәчәк һәм начар гамәлләр хисабына үз-үзен раслау зарурлыгы бетәчәк. Яшүсмерне начар компаниядән тартып чыгару өчен аңа альтернатива табарга ярдәм итегез: тренажерлар залы, спорт секциясе һәм  башкалар. Шуны исегездә тотыгыз, әгәр бала начар компаниягә эләккән икән, димәк, ул  үзенә яхшы әйбер таба алмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса