Балаларга ышыкланыр урын кирәк
“Безне, Олан Иле янындагы яңа поселокта яшәүче балаларның әти-әниләрен, бер җитди мәсьәлә борчый.
Безнең балаларны һәр көнне мәктәпкә автобус йөртә. Әлбәттә, бу бик уңайлы, әмма бер проблема бар - автобус тукталышында махсус җиһазландырылган урын юк. Көзен һәм кышын балаларга автобусны ачык һавада көтәргә туры килә, яңгырдан, кар-бураннан ышыкланыр урын юк. Бездә монда балалар күп яши, бу маршрутка ихтыяҗ зур. Мәктәп укучыларына транспорт көтү өчен ышык урын булдырсалар, яхшы булыр иде”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа