Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны саклагыз!

Балалар шуклыгы коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, ел саен республикада янгыннарда 10, ә бөтен ил буенча 400гә якын бала үлә. Үзегез өйдә булмаганда баланы янгыннан саклау өчен, аңа янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз.

Янгын чыгу куркынычын аңлау һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балачактан өйрәтергә кирәк. Ата-аналар, кагыйдә буларак, күп вакытларын балалары белән үткәрәләр, һәм алар өчен үрнәк булып торалар. Шуңа күрә балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек дөрес тотарга һәм ут белән уйнау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген аңлату бик мөһим. Балаларга шырпы яки ут белән уйнарга ярамавы турында даими искәртергә кирәк. Көн саен балаларга ут белән эш иткәндә сак булырга, көйсез электр техникасыннан һәм мичләрдән файдаланмаска кирәк икәнлеген искә төшерегез. Еш кына янгын иң куркыныч нәтиҗәләргә балалар караучысыз калганда китерә. Кагыйдә буларак, бу чорда алар үзләре өчен нинди дә булса шөгыль яки күңел ачу чарасы эзлиләр. Шырпы яки ут кабызгыч белән уйнау янгын сәбәбе булырга мөмкин. Бу вакытта шуны аңларга кирәк: һәр өлкән кеше дә гадәттән тыш хәлдә аңлы рәвештә эш итәргә сәләтле түгел, ә кечкенә бала бигрәк тә. Янгын чыккан очракта, ялгыз калган балалар куркыныч урыныннан чыгып китә алмый, алар югалып калалар һәм куркып качалар. Шуңа бәйле рәвештә, кечкенә балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз, һәрхәлдә, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Балаларның җәйге чорда мәшгульлекләре турында кайгыртырга киңәш итәбез. Балалар сәламәтләндерү, хезмәт, спорт һәм мәктәп яны лагерьлары балаларыгызны бик теләп кабул итәчәк. Олырак балалар һәрвакыт өлкән буын күзәтүе астында булсын өчен, аларны җәйге чорда эшкә урнаштырырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: әгәр янгын кемгә дә булса зыян китереп, балаларның караучысыз калуы аркасында килеп чыкса, ата-аналар моның өчен законда билгеләнгәнчә җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса