Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны уттан саклагыз!

Ел саен Татарстанда янгыннарда 10га якын, ил буенча 400гә якын бала үлә.

Балаларга кечкенәдән үк ут белән шаяруның ничек куркыныч булуы турында сөйләргә кирәк. Балагыз белән янгынга каршы тематикага аңлату әңгәмәләре үткәрегез. Аңа шырпы һәм кабызгычның уенчык түгел икәнлеге турында даими исенә төшереп торыгыз. Ут, электр җайланмалары һәм мич белән эш иткәндә сак булыгыз, аларны төзек булмаган хәлдә кулланмагыз.
Балаларны өйдә ялгыз калдырмау бик мөһим. Эш белән мәшгуль булган очракларда туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Чөнки һәр олы кеше дә гадәттән тыш хәлләрдә үзен тиешенчә тота алмаска мөмкин, ә бала бигрәк тә. Янгын чыккан очракта, ул югалып калып, куркып карават астына качарга мөмкин.
Бала кайчак тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч шөгыльләр белән күңел ача. Шуңа да җәйге каникуллар вакытында балаларыгыз турында кайгыртыгыз.
Онытмагыз, балалар - безнең тормышыбызда иң зур хәзинә! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X