Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балаларны кешелекле булырга өйрәтәбез”

Питрәчнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе педагоглары балаларда шәфкатьлелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү эшенә зур игътибар бирә. Әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен башкаларга ярдәм итү - яхшы гадәткә әйләнгән. Изгелек җирдә ятмый, ул аларның үзләренә савап булып кайтачак.

Хәзерге вакытта интернат-мәктәптә Татарстанның 9 районыннан 102 бала укый. Монда бу үзенчәлекле балалар белем генә алып калмый, ә даими тәрбия ала, алар һәрвакыт кемнеңдер кайгыртуын тоеп яши, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнәләр.

- Безнең ике мөһим бурычыбыз бар - балаларга белем бирү һәм социаль яраклаштыру, - дип билгеләп үтте әлеге учреждение җитәкчесе Зөфәр Рәхмәтуллин. - Республика программасы буенча капиталь ремонт ясалганнан соң, мәктәптә барлык шартлар да бар. Сүз уңаеннан, бу кайгыртуның искиткеч мисалы. Әле тагын безне Питрәчнең һәм Казанның спонсорлары игътибарсыз калдырмый, аларга моның өчен зур рәхмәт. Бу турыда без балаларга сөйлибез. Безгә кемнең ярдәм итүләреннән алар да хәбәрдар. Шулай ук аларга үзебезнең кемгә дә булса ярдәм итә алуыбыз турында да әйтәбез. Мәсәлән, мәктәп ветераннарына булыша алабыз. Күптән түгел без бергәләп зур хәйрия акциясендә катнаштык.

Эш шунда, укучылар укытучылар белән бергәләп берьюлы берничә изге эштә катнашкан. Алар ветераннарга чормаларны һәм антресольләрне иске-москыдан һәм макулатурадан арындырырга ярдәм иткәннәр. Җыелган кәгазьне тапшырганнар һәм җыелган акчаларны каты авыручылар өчен республика хәйрия фондына күчергәннәр.

- Чыннан да, өлкән яшьтәге ветераннарга ярдәм итү матур гадәткә әйләнде. Кызлар һәм малайлар белән аларга хуҗалык эшләрендә булышырга, кар көрәргә йөрибез. Фондтан хат алгач, битараф кала алмадык, - ди педагог-оештыручы Гөлнара Шәйдуллина. - Хәзерге вакытта хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбия айлыгы бара, без музейларга экскурсиягә барабыз, балалар белән спорт бәйрәмнәре үткәрәбез. Патриотлык, гражданлык тәрбиясе - бу башка кешеләр, хайваннар, кошлар турында кайгырту да әле. Бездә тәрбияләнүчеләрнең тимурчылар кебек ярдәмгә мохтаҗларга булышулары күпләргә үрнәк булып тора дип саныйм мин.

- Без макулатура җыйдык, без моны каты авыручыларга ярдәм итү максатыннан эшләдек, - ди 8 нче сыйныф укучысы Батыр Бабакин. - Тоннага якын кәгазь җыйдык. Аларны боз чаналарында ташыдык. Ветераннар да безгә моның өчен рәхмәт кенә әйтте.

- Әйе, без аларга тәртип урнаштырырга ярдәм иттек бит, - дип өстәде аның сыйныфташы Олег Ульянов. - Мәсәлән, аларның чормаларын (алар анда менә алмый бит) иске-москыдан, тузаннан чистарттык. Анда хәзер күпме урын бушады, иркенәеп калды. Без ветераннар янына еш барабыз, алар безне көтеп алалар.

"Ярдәм кулыңны суз" әлеге гыйбарә башкалар ярдәменнән башка тормыш авырлыкларына каршы торуның никадәр катлаулы булуын яхшы аңлаучылар өчен үзенә күрә девизга әйләнде.

Интернат-мәктәптә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, тормышта авыр хәлдә калган балалар укый һәм кешегә аз гына игътибарның да күпме мәгънәгә ия булуын алардан яхшы аңлаучы, белүче юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса