Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалы гаиләләр өчен Россия буйлап сәяхәткә ташламалы бәяләр булачак

Быел ташламалы тарифлар өчен субсидия түләүгә 1,3 миллиард сумнан артык акча кирәк.

Россия Хөкүмәте ерак араларга йөри торган поездларда гаилә белән сәяхәт өчен субсидия бирәчәк. Бу карар эчке туризмга ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән. Эш «Транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РАИ Новости хәбәр итә.

Россия буйлап сәяхәт итүче балалы гаиләләр ерак араларга йөри торган поездларга ташламалы тарифлар буенча билетлар сатып ала алачак. Гадәти бәя белән ташламалы бәя арасындагы аерманы дәүләт каплый. Яңа программаны субсидияләү кагыйдәләре турындагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», — диелә хәбәрдә.

Ташламалы тарифлар ерак юлга йөри торган поездларда купе вагоннарында сәфәр кылу өчен гамәлдә булачак. Ташламалы билетларны бер балалы яки 18 яшькә кадәрге берничә баласы булган гаилә сатып алырга хокуклы.

Маршрут буенча чикләүләр юк, теләсә нинди юнәлешкә билет сатып алырга була. Программа мөстәкыйль һәм оештырылган турларга да кагыла.

Быел ташламалы тарифлар буенча субсидия түләү өчен 1,3 миллиард сумнан артык акча кирәк. 

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса