Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балны һәркем ярата, әмма һәркем дә умарта тотарга батырчылык итми

Умартачылык – теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел.

Әлеге файдалы бөҗәкләр белән дуслашу һәм алар белән озак вакытлар эшләү өчен, умартачы зур тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Бу эшкә иң кыю кешеләр алына һәм алар төрле алымнарны сынап карап, үз хаталарын җентекләп өйрәнеп кенә яхшы белгеч булып китәләр. Язмабызның геройлары - Кәвәл авылыннан Илья Захаров һәм Пановкадан Иван Золинга умартачылык эше ата-бабаларыннан калган дисәң дә була. Алар исә, үз чиратларында, гаилә эшен уңышлы дәвам иткәннәр.

Дөньяда балдан авыз итмәгән кеше юктыр ул. Балның кеше организмына файдасы, аның кабатланмас тәме турында да һәркемгә мәгълүм. Бал корты кешеләргә сәламәтлекләрен ныгыта торган шифалы һәм уникаль матдәләргә бай сый бүләк итә. Ул табигатькә файда китерү турында да онытмый - үсемлекләрне серкәләндерә, шуның нәтиҗәсендә күп кенә авыл хуҗалыгы культураларының уңышы арта. Балны кыйммәтле тәм-том гына дип уйлаучылар хаклы түгел. Әлеге продукт иң кыйммәтле һәм тормыш өчен иң кирәкле продуктларның берсе.
Илья Захаров бу турыда яхшы белә, шуңа да үз кортларын зур игътибар белән карый.
- Сугыштан соңгы авыр вакытларда, 1947 елда, минем бабам барып чыкмас дип тә уйламыйча, куркып та калмыйча ике умарта сатып алган, - дип сөйләде ул гаиләләрендә умарта барлыкка килү тарихы турында. - Ул әкренләп умарта тоту серләренә өйрәнә. Соңрак әлеге эшкә әти алынган, аннары менә минем дә чират җитте. Бүгенге көндә минем хуҗалыкта 50 умарта бар, анда карник һәм урта рус токымлы бал кортлары тотам. Хәзерге вакытта бал кортларын үрчетү, аеру, аларны бал җыюга әзерләү бара. Хәзер умарталык ике тапкырга артырга мөмкин. Әлбәттә, бал кортлары күп игътибар таләп итә, бигрәк тә җәй көне, әмма миңа бу эштә тормыш иптәшем һәм балалар булыша, эшчеләр ялламыйбыз, бар эшне дә үз көчебез белән башкарабыз. Умартачылыктан зур матди табыш алабыз, дип әйтеп булмый, әмма тормышка җитәрлек. Эш акчада гына да түгел, яраткан эшең белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә, хезмәт һәрчак шатлык китерә. Монда, умарталык вакытлыча урнашкан 500 гектар урманда, территориянең дүрттән бер өлешен юкә агачлары алып тора, ул чикләвектән соң, 79 көннән чәчәк ата. Быел да хуш исле юкә нектары җыеп алырбыз дип өметләнәбез.
Кызганыч, барлык умартачыларны да борчый торган проблема бар, шуның аркасында бал җыючы кортлар үлә. Игенчеләр корткычларны юк итү өчен чәчүлек территорияләрендә агу химикатлары куллана, бу, әлбәттә, бал кортларын да үтерә. Без аграрийларның мондый эшләр кайчан һәм кайда үткәреләчәген алдан кисәтүләрен теләр идек, - дип билгеләп үтә Илья Захаров. Сүз уңаеннын, мондый хәбәрләрне безнең газетадан укып белеп була.
Иван Золинның бал кортлары урта рус токымлы. Аны авыл хуҗалыгының бу гадәти булмаган тармагы серләренә хатынының әтисе, зур тәҗрибәле умартачы өйрәткән.
- 30 ел элек ул миңа өч оя корт ышанып тапшырды, аларны: «Кияү тот, яхшы эш белән шөгыльлән!», дип әйтеп бирде, - диде Иван Золин. – Миңа бу шөгыль бик ошады, иртәдән кичкә кадәр бал кортлары янында мәш киләм, бу эш минем күңелемә рәхәтлек бирә. Оныкларым һәрвакыт миңа булышам дип торалар, аларның махсус костюмнары бар, алар еш кына минем белән умарталыкка да баралар.
- Умартачылык үсәргә һәм чәчәк атарга тиеш, һәм без моның өстендә актив эшлибез, - дип билгеләп үтте районда аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Павел Егоров. - Күптән түгел 27 умартачы махсус укулар узды, шулай ук язын без халыкка бөҗәкләр материалларын төрле авыруларга тикшерү өчен ветеринария станциясенә тапшыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек.
Павел Егоров авыл хуҗалыгының әлеге төре белән шөгыльләнүчеләргә умарталык паспортын булдырырга кирәклеген искәртә. Умартачылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да район авыл хуҗалыгы идарәсендә тулы җавап ала ала.


Безнең районда умартачылык белән барлыгы 29 хуҗалыкта (8 зур һәм 21 кечкенә) 200 дән артык кеше шөгыльләнә. Быел җәй башына 3923 умарта исәпләнә. Умарта саны буенча авыл җирлекләре арасында Шәле (623) алдынгы урында тора, икенче урында Ленино-Кокушкино (360), өченче урында – Пимәр (300).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса