Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкны ничек сайларга?

Роспотребнадзор киңәш итә

Кибеткә барганда балыкның сыйфатсызлыгын күрсәткән билгеләрне белергә кирәк.

Ис. Балыкны сайлаганчы, аны иснәп карагыз. Әгәр дә балык сыйфатлы булса, аның исе юк диярлек, аннан диңгез яки елга исе килергә мөмкин. Әгәр балыктан май исе килә икән, аны ялтырату һәм яхшы күренсен өчен майлаган булулары ихтимал. Әгәр дә начар ис килә икән, әлбәттә, мондый балыкны алырга кирәкми.

Тышкы кыяфәт. Әгәр дә сез балыкның яңа тотылган булуына инанырга телисез икән, аңа кулыгыз белән басып карагыз. Яңа тотылган балыкның структурасы нык, бертөрле, лайласыз һәм төрле тапларсыз була. Балык бу төргә хас булмагын төстә икән, шулай ук шикләнергә урын бар. Яшел таплар – бозыла башлау билгесе.

Саңаклар. Балыкны сайлаганда, һичшиксез, саңакларына игътибар бирергә кирәк. Әгәр дә балык яңа тотылган булса, алар кызыл төстә була.

Күзләр. Алар тонык һәм эчкә баткан булырга тиеш түгел. Шулай икән, димәк, бу инде күптән тотылган балык. Кулланучыларга балык сатып алганда игътибарлы булырга һәм этикетканы карарга киңәш итәбез, анда чыгарылу датасы, төрү датасы һәм куллану вакыты күрсәтелергә тиеш.

Кисәтәбез! Балык продукциясен «кулдан» сатып алмагыз. Шәхси затлардан рөхсәтсез урыннарда азык-төлек сатып алып, гражданнар үзләрен һәм якыннарын куркыныч астына куялар. Мондый урыннарда сәүдә, кагыйдә буларак, медицина тикшерүе һәм гигиена таләпләрен үтмәгән кешеләр тарафыннан алып барыла. Еш кына балыкны сезгә җирдән яки тартмалардан, автомобиль багажникларыннан алып бирәләр. Продукциянең килеп чыгышы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында кирәкле документлары булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса