Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Район авылларында халыкның яраткан бәйрәме - сабантуйлар гөрләде. Вакыт күп гасырлык тарихы булган бәйрәмгә үз үзгәрешләрен кертә, әмма аның төп бизәкләре - шатлык, бәхет, дуслык хисләре үзгәрешсез кала. Сабантуй һәр елны һәркемнең күңелендә онытылмас хатирә булып кереп кала.
Шимбә көнне наратлык иртә таңнан гөрләп торды. Монда тулы куәткә Сабантуйга әзерлек барды. Аны ачу тантанасында төп мәйданда районның талантлы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Мөхтәрәм кунакларны җыр-биюләр һәм сый-хөрмәт белән каршы алдылар, алар исә үз чиратында тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Район сабан туенда Пенза өлкәсе Городище районыннан да делегация катнашты, Әләзән авылында да татар халкының милли бәйрәме питрәчлеләр ярдәме белән үтә. Кунаклар безгә мул уңыш, нык сәламәтлек һәм барлык эшләрнең дә гөрләп баруын теләде.
- Сабантуй төрле яшь, милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, ул татарларның милли үзенчәлеген һәм рухи мәдәниятен саклаучы бәйрәм генә түгел, ә халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга да зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов. - Беренче чиратта, без бүген авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Аларның фидакарь хезмәте республикабызның иминлегенә һәм алга табу үсешенә нигез сала. Бу бәйрәм сезне яңа эшләргә һәм гамәлләргә рухландырсын, шатлыклы кәеф, күңел күтәренкелеге, безнең район файдасына хезмәт казанышлары өчен яңа көч бирсен, - дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә Илһам Миңнеханович.
Быел язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы Илшат Әхмәтов кыр батыры булды. МТЗ-1221 маркалы тракторда аның эш күләме 76,4 смена нормасы тәшкил иткән.
- Бу һөнәрдә мин инде 7 ел, - дип сөйләде хезмәт ярышында җиңүче. - Тырмалау, культивацияләү, көнбагыш, кукуруз чәчү белән шөгыльләнәм. Быел Нью Холланд Т9да бөртеклеләр, рапс, горчица чәчтем. Эшеңне яратсаң, нинди техникада эшләвең мөһим түгел. Хатыным Гөлинә мине хуплый, сезон вакытында эшемә аңлап карый. Ике бала - улым Әмирхан һәм кызым Зөләйханы тәрбиялибез. Әбием, әтием гомерләрен игенчелектә багышлады, хәзер энем белән алар юлын дәвам итәбез, алардан үрнәк алып эшлибез.
Сөт саву буенча лидер, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ машина белән сыер саву операторы Галия Шәймәрданованың эш тәҗрибәсе 11 ел исәпләнә. Бер ел эчендә ул 358 тонна сөт сауган. Бер сыердан 7450 килограмм сөт савылган. Аның карамагында 50 башка якын сыер исәпләнә.
- Мин үз эшемне яратам, эшемне бөтен көчемне һәм тырышлыгымны куеп башкарам, шулай да беренче булу минем өчен көтелмәгән хәл. Бу бик куанычлы, шул ук вакытта дулкынландыргыч. Күп кенә туганнарым сыер савучы булып эшләде, шуңа күрә тәҗрибә алырлык кешеләрем булды. Киләчәктә дә бу эшемдә мине бүгенге кебек якты мизгелләр көтсә иде, – диде Галия Шәймәрданова.
Сыер савучылар арасында шулай ук башка алдынгыларны да билгеләп үттеләр. Шуларның берсе - «Агролак» җәмгыятеннән Зөлхумур Муталимова.
- 10 елга якын сыер савам, аларга ияләштем инде, алар минем дусларым кебек. Хайваннар белән аралашу кайбер кешеләр белән аралашуга карганда күпкә җиңелрәк, - диде ул елмаеп. - Өйдә үгезләр, дуңгыз асрыйбыз.
- Безнең эштә генә түгел, башка эштә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен чыдамлылык, үҗәтлек, максатка омтылучанлык кирәк, ул чакта уңыш та булачак, - дип билгеләп үтә «Агролак» ҖЧҖдән Евгений Семенов.
Ул 250 ат көченнән югарырак булган тракторларда эшләгән механизаторлар арасында беренче урынны алды. Бу өлкәдә бер ел гына хезмәт куя, шуңа да карамастан, югары күрсәткечләргә ирешергә өлгергән инде.
Баш агроном Николай Кузнецов, механизаторлар Миннехан Җамалиев һәм Ранис Гыйззәтуллин, бозау караучылар Фирдия Идрисова, терлекче Рафис Шәймәрданов (барысы да «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖдән), шулай ук бүлекнең бройлер цехы кош караучысы Татьяна Алешина һәм «Ак Барс» кошчылык комплексыннан Александр Ткачев Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Аларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская тапшырды.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң халык күңел ачулары башланды. Берәүләр ипподром ягына таба юл алды, анда җилдәй җитез атлар чабышка чыкты, икенчеләре милли көрәшне карарга китте. Ә балалар ата-аналарын күңелле конкурслар һәм уеннар уза торган мәйданнарга барырга күндерде. Иң күңелле ярышларның берсе - «Бег в ластах» иде, анда катнашырга бары тик яшь спортчылар гына тәвәккәлләде. Ерак Сургуттан килгән кунак Роман Степанов чын осталык күрсәтте.
- Аякларны югарырак күтәрергә генә кирәк, - дип киңәш итте ул башка катнашучыларга.
Малай Питрәчкә җәйге каникулларга бабасы белән әбисе янына еш кайта.
- Миңа Сабантуй бик ошый. Ел саен яңа кызыклы конкурслар уйлап табалар.
Гадәти булмаган конкурслар да җитәрлек иде. Мәсәлән, балалар үзләренең уңайлы сандаликларын һәм кроссовкаларын шундый зур ботинкаларга бик теләп алыштырдылар. Аларны киеп билгеле бер араны үтәргә кирәк иде. Читтән карап торганда бу шулкадәр кызык, көлкеле иде, әмма балалар җитди булды, хәтта булдыра алмасалар да, көчтән килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Әти-әниләр ярдәмгә килде һәм бала, әти-әнисенең кулларына тотынып сынауны уңышлы узды.
- Улым бик теләп конкурсларда катнаша, бик канәгать, - дип сөйләде Сиринә Кәримова.
- Әйе, монда бик күңелле! – диде хозурланып Булат. - Әни, әйдә, минем капчык киеп йөгерәсем килә!
«Капчык киеп йөгерү» вакытында балалар да бирешмәде, егылдылар, аннары тиз генә елмаеп торып бастылар һәм бернәрсә булмагандай алга таба ашыктылар. Кайвакыт мондый хәлләрдә хәтта олыларның да кәефе төшә. Ата-аналарга балаларыннан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Алар шулай ук сулы чиләк белән йөгерүдә, аркан тартуда һәм башка күп кенә конкурсларда үзләрен актив сынап карадылар.
Шул ук вакытта сәхнәдә Питрәч һәм Казан артистлары чыгыш ясады, анда да тамашачылар күп җыелган иде.
- Чыннан да, безнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәм бу көннәрдә безнең районда уза, - диде Шәледән килгән концерт караучы Мәрзия Ниязова. - Моңа кадәр бик озак әзерләнәбез, киемнәр сайлыйбыз, балалар, оныклар белән бергәләп мәйдан буйлап йөрибез, дуслар һәм туганнар белән очрашабыз, аралашабыз. Бүген кояш та безгә үзенең җылы нурларын сибә һәм безнең кәефләрне күтәрә. Бу бәйрәмнең әле яшәве, безнең яшь чактагы традицияләрнең онытылмавы күңелле хәл, яшь буынга татар халкының бай мәдәниятен саклаулары өчен рәхмәт, - диде ул.
Татар Тау Иле, Чыты, Кибәк Иле, Татар Казысы, Ленино-Кокушкино, Шәле, Күн, Пимәр һәм Салкын Чишмә авылларында да Сабантуйлар шундый ук мавыктыргыч программа белән барды. Питрәчлеләр һәм район кунаклары күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа