Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим

Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе.

Ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.
Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең татулыкларын, бердәмлекләрен тагын бер кат расладылар. Бу күмәкләшеп мул табыннар артында ифтар мәҗлесләре үткәрүдә, мәчетләрдә тәравих намазлары укуда чагылды. Безнең Питрәч районында төрле милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкка зур игътибар бирелә. Һәр милләт халкы гомер-гомергә бердәм булып, дус яшиләр.
Ураза бәйрәме илһам һәм көч-куәт бирсен, бары изге гамәлләргә генә өндәсен. Һәр йортка, гаиләгә шатлык һәм өмет алып килсен. Һәр елда шулай уразалар тотып, гает, корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә насыйп булсын. Чын күңелдән һәрбарчагызга тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X