Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Барысын да җайлый, көйли белергә кирәк»

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Питрәч авылыннан Садовниковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Безнең илдә гашыйкларның үз бәйрәме бар! Бу гашыйклар һәм бер-берсен яратучылар, тормыш юлыннан бергә атлаучылар, тормышның кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашучылар бәйрәме. 8 июльдә без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттек. Бәйрәмнең рәсми символы - ромашка, аның бүләге дә бар - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале. Аны алу өчен никахта кимендә 25 ел бергә яшәргә кирәк. Моннан тыш, гаилә уртак тырышлык белән имин тормыш булдыруга ирешергә, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын яуларга һәм җәмгыять өчен лаеклы шәхесләр тәрбияләргә тиеш.
Быел безнең районда мондый медальгә Надежда һәм Александр Садовниковлар гаиләсе лаек булды. Алар 40 ел бергә яшиләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар. Аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.
Надежда Петровна шау чәчәкле бакчада Александр Георгиевич белән ничек танышулары турында сөйләде.
- Ул Питрәчтән, ә мин Казаннан. Без Казанда очраштык. Ул авыл хуҗалыгы институты студенты иде, мин заводта эшләдем. Шул вакытта бер-беребезне очраттык, дуслашып, очрашып йөри башладык, - диде ул елмаеп.
Институтны тәмамлагач, алар өйләнешәләр. 7 ел Салмачыда яшиләр, әмма эш аркасында Питрәчкә күчәргә туры килә. Килеп урнашалар да Питрәчтә төпләнеп калалар.
Хәзер Надежда Петровна пенсиядә, оныкларын тәрбияли һәм бакча эшләре белән шөгыльләнә. Александр исә тиздән эшеннән туктарга һәм пенсиядә ял итәргә җыена. Кызлары Ангелина безнең белән әти-әнисенең үзен ничек тәрбияләүләре турында сөйләде:
- Әти-әнием кырыс кешеләр, әмма алар бик гадел. Иң мөһиме, алар мине үзләре белгән бөтен нәрсәгә өйрәтте. Хәзер оныклары белән бик булышалар. Мин аларга барысы өчен дә бик рәхмәтле.
Садовниковлар өчен гаилә бәхетенең сере – үзара аңлашуда.
Барлык бәйрәмнәрне һәм туган көннәрен зур гаилә бергә үткәрә – бу инде гаиләнең матур традициясе. Садовниковлар гаиләсе бик тату һәм бердәм. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса