Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкалар хисабына территорияләрен киңәйтергә уйлаганнар

Соңгы вакытларда җир мәсьәләләре актуальлеген югалтмый. Ә безнең районда күршеләр арасында зур низаглар гына китереп чыгара. Законнар үзгәрә, камилләшә бара, алар берничә дистә ел элеккегә караганда күпкә катгыйрак һәм аның үтәлешенә дә катгый контроль алып барыла. Әлбәттә, һәр очрак индивидуаль, әмма аларны бер нәрсә берләштерә - законны бозуга юл куярга ярамый.

Безнең районда һәр мәктәпнең үз территориясе бар, анда мәктәп яны участогы, мәйданчыклар, хуҗалык корылмалары урнашкан. Ә менә Кощак мәктәбенең җир участогында башка корылмалар да – күрше сарайлары, чүплекләр һәм хәтта шакшы су чокырлары да барлыкка килгән. Чөнки берьюлы берничә кеше үз участокларын башкалар хисабына киңәйтергә уйлаган. Бу хәлне хәл итү өчен мәктәп җитәкчелеге кешеләрнең җирне үзбаш биләп алулары турында гариза белән ТР буенча Росреестр идарәсенең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте.
- Әлбәттә, бу хәл күптәннән күзәтелде, бу проблемалар көчәя генә барды, низаг килеп чыгасы көн кебек ачык иде, бу бит закон бозу, - диде Кощак мәктәбе директоры Зөлфия Большова. – Бу мәктәп участогы, анда шәхси корылмалар булырга тиеш түгел.
Чыннан да, монда кешеләрнең үзбаш җир биләп алуларының берничә очрагы әле күптән түгел генә теркәлгән булса, утыз елдан артык мәктәп янәшәсендә яшәүче күршеләр бирегә күчеп урнашканда ук мәктәп участогына сарай һәм гараж салган. Ул вакытта мәктәптән рөхсәт сорау да җиткән. Директор каршы килмәгән, шуңа төзегәннәр дә. Ирле-хатынлы Сулагаевлар хәлне менә шулай аңлатты, ә хәзер аларның гаражлары һәм сарайлары язмышын махсус органнар хәл итәчәк.
- Бу безнең авыл җирлегендә беренче генә очрак түгел. Җир бәясе арта, бик күпләр аның белән кызыксына, җир участоклары торак төзелеше, бизнес өчен дә кирәк. Үз проблемаларын законны, күршеләренең хокукларын бозып хәл итүчеләр дә табыла, - диде Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова. – Бу да шундый очракларның берсе. Әлбәттә, беренче чиратта, юл куешып килешү ысулын табарга кирәк, мондый хәлләрдә соңгы чара – законсыз корылмаларны сүттерү.
- Безнең раойнда мондый төрдәге низаглар, кызганыч, еш була, - дип билгеләп үтте район җир палатасы һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының юридик бүлеге башлыгы Элина Жиганова. - Аларны хәл итү механизмнары бар. Бүгенге кебек, Росреестр белгечләре шушы урыннарга бара, координатларны ала, барысын да теркәп куя. Аннары тикшерү нәтиҗәләре буенча, Росреестр закон бозучыларга күрсәтмә чыгара, ә алар аны үтәргә тиеш була. Күрсәтмәләрне үтәмәгән очракта штраф санкцияләре билгеләнә, хәтта законсыз корылмаларны мәҗбүри рәвештә сүттертергә дә мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X