Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкаларга ярдәм итүебез белән бәхетлебез

Безнең районда юмарт, игелекле кешеләр күп яши.

Без укучыларыбызны алар белән даими рәвештә бик теләп таныштырабыз. Бүген без Кәлимуллиннар гаиләсе турында сөйләячәкбез. Бу - “Питрәч җире кешеләре” түгел, алар безнең районда туып-үсмәгәннәр, әмма биредә ун елга якын бәхетле яшиләр. Бүгенге көндә алар - Иске Шигали авылының даими кунаклары һәм хәйриячеләре.

Кәлимуллиннар гаиләсе Иске Шигали авылына җитмешенче еллар ахырында күчеп килә. Салих Сабир улы совхозда баш инженер, Наилә апа балалар бакчасында мөдир булып эшли башлый. Тиздән гаилә тагын да арта - уллары Рөстәм туа.
- Еллар узды, улым үсте, без дә олыгайдык, дингә килдек. Бервакыт авыл халкы безгә мәчет төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ирем белән улым бу турыда ныклап уйлана башлады, - дип искә ала Наилә Кәлимуллина.
“Без читтә калырбызмы? Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез, мәчетне дә төзиячәкбез“, дип җавап бирәләр алар. Тиздән ниятләрен тормышка ашыра башлыйлар. 2014 ел ахырында инде җирле мөселманнарга шатлык өләшеп мәчет ачыла. Рөстәм аны әнисе хөрмәтенә “Наилә” дип атый.
Янәшәдә генә имам өчен уңайлы йорт салалар.
- Мин хезмәтемне биш ел элек башладым. Ул вакытта җомга намазына биш-алты кеше килә иде, ә хәзер иллеләп кеше йөри. Без балалар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр бирәбез, шулай ук бездә ир-атлар да, хатын-кызлар да укый. Ифтарлар, Корбан, ураза бәйрәмнәрен без җиһазландырылган чатырларда уздырдык, әмма ислам календаре буенча бәйрәм көннәре алга таба күчеп бара, салкын вакытларга да туры килә. Шуңа күрә мондый чаралар өчен махсус бинага ихтыяҗ елдан-ел арта бара, - диде имам Таһир хәзрәт Сафиуллин.
Кәлимуллиннар бу проблеманы да хәл иттеләр. Бүген мәчет артында кирпечтән салынган кунак йорты тора. Бина зур - озын коридор, 100 кешелек зур зал, иркен киенү-чишенү бүлмәсе, кухня, ял бүлмәсе, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен юыну бүлмәләре.
Кунак йорты буш тормый. 26 гыйнварда биредә кечкенә генә бәйрәм узачак, анда җирле халык, башка авыллардан мәчеткә йөрүче хатын-кызларны чакырачаклар. Анда мөселман туйлары да үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор милли сәясәт