Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?

    Мөселман хатын-кызлары өчен махсус купальниклар бар, алар шуны киеп кенә бассейнда йөзә ала

    Ир-атлар өчен дә киемгә таләпләр бар. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шул хакта аңлатма бирде.

    Телеграм социаль челтәрендә хәзрәткә бассейнда коенганда ир-атларның гаурәте нинди булырга тиешлеген сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

    «Кендектән тезгә кадәр ир-атның тәне ябык булырга тиеш», — дип яза дин белгече.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: