Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлыгыгыз алдында баш иябез!

Шәле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Хәким Минһаҗ улына 96 яшь тулды.

Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина һәм җирлек башлыгы Илшат Әхмәтҗанов килделәр. Алар юбилярга чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк һәм район башлыгы Илһам Кашаповның котлау хатын тапшырдылар.
Хәким Гыймадиевны 1942 елның 17 августында армиягә алалар. Ул Чувашиядә хәрби хәзерлек үтеп, Калуга өлкәсенә китә. Аннан Смоленскка кадәр барып җитә, анда беренче тапкыр сугышка керә. 1943 елның 21 мартында булган бәрелешләрнең берсендә солдатның ботын авиабомба кыйпылчыгы яралый. Берничә айдан соң аны комиссиялиләр.
Гомер буе туган авылы колхозында  ат караучы, йөк ташучы булып эшләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: юные инспекторы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы