Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Питрәч районыннан 8 ветеран каршылый

Бүген безнең белән бергә тыныч күк йөзенә караучыларның сугышчан батырлыклары һәм данлыклы тормышы турында искә төшерик.

НИНА КУПРИЯНОВА

Тәтеш районы Красное Поле авылында укытучылар гаиләсендә туа. Егерме яшендә ул үз теләге белән фронтка китә. Сугыш дәвамында Подольскта беренче зенит-прожектор дивизиясенең прожектор полкында хезмәт итә. 1945 елның августында аны демобилизациялиләр. Казанда юридик мәктәпне тәмамлап, Нина Никифоровна Удмуртиягә эшкә китә, анда 1969 елга кадәр яши. Аннан аны Чаллыга җибәрәләр, анда "КамАЗ" заводы төзелеше башланган була һәм квалификацияле кадрлар таләп ителә. Ул анда 1981 елга кадәр эшли. Аннан соң безнең районга күчеп, берничә оешмада төрле вазыйфалар башкара.


АЛЕКСЕЙ МАКАРОВ

Тумышы белән Яңа Шигали авылыннан. Сугыш башланганда әтисе, аннары олы абыйсы фронтка китә. Алексей бу вакытта колхозда армый-талмый эшли, окоплар казый, утын әзерләүдә катнаша. 1943 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Башта ул 133 нче запас полкында була. 1944 елда егетне 1 нче Украина фронтына җибәрәләр, аннары Польшага, соңрак Көнбатыш Украинага күчерәләр. Висла елгасы буендагы яуда батырлык күрсәткәне өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1951 елда өенә әйләнеп кайта. Күп еллар авыл хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли.


МИХАИЛ КОЗЛОВ

1944 елда армиягә чакырыла, аңа 1951 елга кадәр хезмәт итәргә туры килә. Хезмәт итү урыны һава-десант гаскәрләре була. Десантчы буларак ул 40 тапкыр күктән сикерә.
Өйгә кайткач, бөтен гомерен балаларга багышлый, укытучы булып эшли, туган авылы Янсуар мәктәбендә химия, биология һәм  немец телен укыта. Хәрби вакытта аңа Эстониядә конвоир булып эшләргә туры килә, ул немец хәрбиләрен озата. Шунда чит телне өйрәнә дә инде.
Бүгенге көндә ветеран Питрәчтә яши.


ХӘКИМ ГЫЙМАДИЕВ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ветеран Шәле авылыннан. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Армиягә аны 1942 елның 17 августында алалар. Чувашиядә хәрби хәзерлек үткәннән соң, аны Калуга өлкәсенә җибәрәләр. Аннан ул Смоленскка барып җитә, анда егет беренче тапкыр сугышка керә. 1943 елның 21 мартында авиабомба шартлау нәтиҗәсендә аның аягы яралана. Алты ай дәваланганнан соң, аны комиссиялиләр. Күпмедер вакыт хәрби заводларда эшли, аннан туган авылына кайта. Озак еллар йөк ташучы булып хезмәт куя.


АНАТОЛИЙ ДЕНИСОВ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Пановка авылыннан орден иясе икенче гвардия дивизиясе составында сугыша. Армия генералы Иван Баграмян кулыннан гвардия билгесе ала. Белоруссияне, Балтиканы азат итә. Минзәләдә туып-үскән егет 1943 елның 6 ноябрендә сугышка китә.
1944 елда, чираттагы сугыш вакытында, беренче тапкыр аягы яралана, әмма күпмедер вакыт госпитальдә ятканнан соң, ул янә сафка кайта һәм соңрак кабат авыр яралана.
Бер ай дәваланганнан соң, аны Мәскәүгә җибәрәләр, ә аннан Казанга күчерәләр. Бу 1945 елда була. Анатолий Иванович аякка баскач, аны өенә кайтарып җибәрәләр.


РИЯЗ МӘХМҮТОВ

Әлки районының Түбән Әлки авылында туган. 1944 елда мәктәп эскәмиясеннән үк аны армиягә алалар һәм Ульяновск өлкәсендәге Барышский автопаркына укырга җибәрәләр. Яшь шоферны соңыннан Брест шәһәренә җибәрәләр, анда хәрби частьләр өчен сугышта яраксызга әйләнгән машиналардан автоколонналар ремонтлаганнар һәм җыйганнар. 1947 елда солдат миссиясе тәмамлангач, егет туган авылына әйләнеп кайта һәм укуын дәвам итү өчен 10 нчы сыйныфка бара. Казан педагогика институтын уңышлы тәмамлап, гаиләсе белән Кызыл Армия районының (хәзер Чистай) Каргалы урта мәктәбенә эшкә китә. Мәгариф өлкәсендә Риаз Мәхмүт улы 45 елдан артык эшли, шуның 14 елын – Кощак урта мәктәбе директоры вазыйфасында.


ПАВЕЛ КОРЧАГИН

Казан шәһәрендә туа. Кызыл армиягә 1943 елның гыйнварында алына. Горький шәһәрендә (хәзер Түбән Новгород) артиллерия полкында хезмәт итә. Зенит полкы составында хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң, аны Мәскәүгә җибәрәләр. Павел Семенович Витебск, Борисово шәһәрләрендә дошманны тар-мар итә, Березина елгасын кичеп чыга. 1944 елның июлендә ул совет гаскәрләре составында дәүләт чиген узып, Көнчыгыш Пруссиягә керә. Немец фронтының танылган «Багратион» операциясендә катнаша. 1944 елның 8 июлендә Кеннигсбергтан 40 км ераклыкта бомбага тотканда яралана.
Сугыштан соң Павел Семенович «Кощак» җәнлек совхозында баш ветеринария табибы булып эшли.


ИЛЬЯ ТОКРАНОВ

Әлмәт районының Добромыш авылында туган. 1941 елның октябрендә ул 908 нче укчылар полкына мобилизацияләнә. Яшь егетләрне кече командирларга өйрәтә башлыйлар, әмма алар белем ала алмыйлар, аларны заводны немецлардан саклау өчен Воронежга җибәрәләр. Шул ук сугыш өчен ул үзенең иң кадерле бүләген - III дәрәҗә Дан орденын ала. 1942 елның июлендә бомбага эләгә һәм аягы каты яралана, шуннан соң Красноярск крае госпиталендә дәвалана. Терелгәннән соң 108 нче укчы полкында сугыша һәм кабат яралана – бу юлы кулы. Аны 1944 елның июлендә рядовой исемендә демобилизациялиләр һәм Питрәч районы Богородск авылына җибәрәләр. Соңрак ул өйләнә һәм безнең районда яшәп кала, колхозда бригадир булып эшли, башта кырчылыкта, аннары төзелеш бригадасында хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса