Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары һәм катнашучыларына түләүләр турында
Пенсия фонды идарәсе бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк ветераннар категориясе турында мәгълүмат бирә. Дәүләт күпме акча бүлеп бирүе һәм нинди түләүләргә исәп тотарга мөмкин икәнлеге турында безнең язмада укыгыз.
Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр бирелә торган акчаны якынча 2020 елның апрелендә яки май аенда алачак. Акча пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә биреләчәк. Махсус рәвештә Пенсия фондына акча алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр нинди дә булса кәгазьдән һәм гаризалардан башка башкарылачак.
75 мең сум күләмендәге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары, 5 номерлы Федераль законның икенче статьясы 1 пунктының 1-3 подпунктларында күрсәтелгән категориягә караган Бөек Ватан сугыш ветераннарына, Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре ала.
Бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акча 5 номерлы Федераль законның икенче статьясы 1 пунктының дүртенче подпунктында күрсәтелгән категориягә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына, нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына бирелә.
Бу түләүләргә өстәмә рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ел саен бирелә торган 10 000 сум күләмендә компенсация дә өстәлә.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия, айлык түләү, ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш һәм Җиңү көненә багышланган ел саен бирелә торган акчалата түләү дә исәпләнә.
Кайбер категория гражданнар берьюлы ике пенсия алырга хокуклы. «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, хәрби травма аркасында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән чорда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары картлык буенча һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча тиешле пенсия билгеләү хокукына ия.
Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме индивидуаль билгеләнә, иминият стажының озынлыгына, исәпләнгән хезмәт хакына, иминият взносларының суммасына бәйле
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарга инвалидлыклары булса инвалидлык буенча пенсия билгеләнергә мөмкин.
Пенсия күләме группага, инвалидлык яки туендыручысы үлү сәбәпләренә карап билгеләнә.
Хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына пенсия туендыручысын югалту уңаеннан билге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia