Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышының беренче көнен күргәндәй булачаксыз

1941 елның 22 июне – илебез тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе.

Иртәнге сәгать 4тә тыныч халык татлы йокыда чагында, сугыш башлауларын игълан да итмичә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Канкойгыч, газаплы сугыш башлана. Шимбә көнне, 22 июньдә, Әлбәден авылында герой-якташларыбыз истәлегенә багышланган «Әлбәден» хәрби уеннары» исемле уникаль фестиваль узачак.

10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр фестиваль кунаклары өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк. Хәрби-тактик уеннар мәйданчыгында лазертаг, минометтан ату планлаштырыла, биредә пневматик пистолеттан ату, десантчылар мәйданчыгында - пычак ыргыту, армия кул көрәше, кикбоксинг планлаштырыла. «Стойкий оловянный солдатик» мәйданчыгында балалар өчен мастер-класслар, конкурслар, хәрби эстафета үткәреләчәк.
Нур тиры урнашкан тарихи мәйданчыкта күрсәтмә чыгышлар һәм фехтование алымнарына өйрәтү узачак. Музей экспозицияләрен яратучылар өчен урта гасыр рус коралы, медальләр, орденнар, хәрби техника күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр, тарихи лекторийлар узачак. Хәрби-спорт мәйданчыгында авиамодельчылар чыгыш ясаячак, ә теләгән кешеләр радио эше һәм атта йөрү нигезләрен өйрәнә алачак.
Көн дәвамында фотозоналар, сувенир лавкалары, кыр кухнясы, Гаврилов музее эшләячәк.
11.00 дән 11.40 ка кадәр «Рио-Рита» бию зонасында сугыш чоры биюләренә өйрәнергә һәм артистик фехтование студиясе чыгышы белән хозурланырга мөмкин булачак. 11.40 тан 12.20 гә кадәр чара программасында театральләштерелгән тамаша каралган. 12.20 дән 12.40 ка кадәр фестивальне тантаналы ачу булачак. 12.40 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр – фестивальнең төп вакыйгасы: Петр Гаврилов җитәкчелегендә Брест ныгытмасының Көнчыгыш форты өчен сугыш реконструкцияләнәчәк. 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кунакларны кыр кухнясы чакыра, 15.00 сәгатьтән 15.10 сәгатькә кадәр майор Гаврилов васыяте яңгыраячак. 15.10 нан 17.00 гә кадәр десантчылар, парашютчылар, җайдаклар «Без Ватан сагында» девизы астында чыгыш ясаячак. 15.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика ярышларын үткәрү вакыты. 16.30 сәгатьтән 17.10 сәгатькә кадәр Халыкара конкурсларда җиңүче, филармония солисты Рөстәм Насыйбуллинның һәм «Два берета» төркеменең мини-концерты узачак. 17.10 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр фехтовальщикларның күрсәтмә көрәшләре һәм кикбоксинг узачак. Ә инде 17.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ТРның атказанган артисты Родион Ефремов һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, ачык һавада «Брест крепосте» фильмын карау, Хәтер һәм салют акциясе узачак.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса