Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем йортлары башкача аталып йөртелгән

XIX гасырның 60 нчы елларында (1867) "Изге Гурий берлеге" җәмгыяте ярдәме белән махсус мәктәпләр ачыла. Берлекнең бер сыйныфлы мәктәпләре керәшен-татар, удмурт, чуваш халыклары яшәгән авылларда эшләп килә.

Әлеге рус булмаган мәктәпләрдә "Башка милләт балаларына белем бирү чаралары турында" гы кагыйдәләр нигезендә белем бирәләр. Бу кагыйдәләр 1870 елда чыгарылган була һәм укыту 1903 елга кадәр шул тәртиптә алып барыла. Курсларның нигезендә гыйбадәт кылу, язу, исәп-хисап, чиркәү җыры була. Рус һәм туган телне өйрәнгәндә икеләтә нагрузка килүне исәпкә алып, берлек мәктәпләрендә укытуны дүрт елга кадәр озайталар.
Питрәч районында керәшен-татар авылларында түбәндәге мәктәпләр ачыла: Әлбәден (1871), Кибәч (1872), Кәвәл (1868 ел), 1884 елда ир-атларныкы һәм хатын-кызларныкы), Югары Сәрдә (1867) - хәзерге көндә Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр (1872), Талкыш (1893), Янсуар ( 1868 елда ир-атларныкы, 1884 елда хатын-кызларныкы).
Югары Сәрдә авылында башлангыч мәктәп 1867 елда ачыла. Беренче укытучылары - Рус Сәрдәсе рухание кызы Мария була. Аннары Кәвәл авылыннан укытучы Федор Никитин килә. Аның керәшен татарлары балалары белән эшләү тәҗрибәсе була. Өяздән инспектор килгәндә, Федор Алексеевич костюм кия торган була. Аңа мәктәпне уңышлы тәмамлаган өчен көмеш медаль беркетелгән була.
1966 елга кадәр Керәшен Сәрдәсе авылында башлангыч мәктәп эшләп килә. Балалар күрше Чыты мәктәбенә укырга йөри. Ул Керәшен Сәрдәсеннән 3 километр ераклыкта урнашкан була. 1966 елда мәктәпкә сигезьеллык статусы бирелә. 1967-1968 елларда аңа урта мәктәп статусы бирелә. Бу вакытта "Заря" колхозында җитәкче булып белемле, намуслы, тырыш, кешеләрне яратучы, бик абруйлы шәхес - Николай Павлович Кулаков эшли. Фидакарь хезмәте өчен ул Ленин, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. Колхозчыларның да тормыш-көнкүрешләре яхшыра бара. Авылда балалар күп була. Мәсәлән, 1973 елдан 1982 елга кадәр мәктәпне ел саен 93 тән 118 гә кадәр укучы тәмамлый.
Барыбызга яхшы таныш укытучы, мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Николай Алексеевич Никитин район җитәкчелегенең ике катлы типовой бина төзүләренә ирешә. Бүгенге көндә Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә бары 44 бала белем ала. Монда филология фәннәре кандидаты Н.В.Максимов та укыган.
Янсуар мәктәбенең 1848 елдан эшли башлавы билгеле. Мәктәптә ир-атлар гына укыганлыгы мәгълүм. Анда рус телендә белем биргәннәр. Бер сыйныфлы мәктәп булган.1868 елның 1 октябрендә бер сыйныфлы рус мәктәбе базасында изге Гурий нәселе меценаты ярдәме белән училище ачыла. Анда башлангыч белем алырга мөмкин була. 1884 елда Казанның танылган купецы Щетинкин үз средстволарына чиркәү салдыра. Аннары шунда хатын-кырлар өчен мәктәп ачтыра. 1910 елдан ике мәктәп тә земствога күчә. Мәсәлән, 1910 елда мәктәпне 95 малай һәм 18 кыз тәмамлаган. Ул 1940 елда урта белем бирү статусы ала. Янсуар мәктәбен Татарстанның күп кенә атаклы кешеләре тәмамлаган. Шул исәптән, Иван Агачев та. Ул математика фәннәре кандидаты, КФУның ПФУ факультеты мехмат укытучысы. Луиза Шарова филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы. Иван Таланов авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Фәнни-тикшеренү институты галиме, авыл хуҗалыгы академиясе профессоры, Татарстан Республикасының атказанган агрономы.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Кибәч авылында (мәктәп исеме шулай дип язылган документта) рус катнаш бер еллык мәктәп 1872 елның 1 октябрендә ачыла. Октябрь революциясеннән соң Кибәчтә беренче мәктәп 1934 елда башлангыч мәктәп сыйфатында ачыла. 1953 елда җидееллык дип үэгәртелә. 1978 елда мәктәпнең яңа бинасы ишекләрен ача. Ул 100 укучыга исәпләнә. Сигезьеллык буларак эшли башлый. Бу мәктәпне милли көрәш буенча СССРның спорт мастеры Александр Золин, Иван Баширов тәмамлаган. Педагогика фәннәре докторы, ТДГПУ профессоры, Халыкара төрек академиясе академигы Валентин Михайлович Беркутовның тарихи-педагогик белешмәлегендә билгеләп үтелгәнчә, Кәвәл авылында мәктәп 1871 елдан булган. Ул бер сыйныфлы катнаш рус мәктәбе булып, үз бинасы булмаган. 1893 елда мәктәптә 50 малай һәм 7 кыз бала укыган. 1895 елда 50 малай һәм 10 кыз укыган. 1910 елның 10 октябрендә тагын өстәмә бер мәктәп ачыла. Ул хатын-кызлар өчен булган. Анда русча укытканнар, бер сыйныфлы була. Кеше йортында урнашкан була.
Кәвәл авылында 1938 елда янәдән башлангыч мәктәп ачыла. 1963-1964 уку елында элекке чиркәү бинасында сигезьеллык мәктәп ачыла. Берничә елдан мәктәп ике катлы уңайлы бинага күчә һәм төп мәктәп статусы ала. Авылда балалар күп була. Һәр сыйныфта 38-40 бала белем ала. Бу мәктәптә Татарстан Республикасының атказанган агрономы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, тармак билгеләре һәм медальләре иясе, депутат һәм тугыз чакырылыш Югары Советы әгъзасы, партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы әгъзасы, "Россия" колхозы рәисе Иван Федорович Ларионов укыган. Казан авыл хуҗалыгы академиясе профессоры, авы хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, техник фәннәр докторы, авыл хуҗалыгы академиясе доценты Петр Ильич Макаров, икътисад фәннәре докторы, политехника институтының Яр Чаллы филиалы ректоры Анатолий Николаевич Макаров та Кәвәл мәктәбендә белем алган. Хәрби һөнәр сайлаган полковник Николай Алексеевич Туктарев, подполковниклар Николай Михайлович Туктарев, Виктор Иванович Ларионов шушы мәктәптә укыган. Бу мәктәптә сугышчы-интернационалист, әфганчы Саликеев Геннадий да белем алган. Ул һәлак булганнан соң СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Демографик хәл белән бәйле, мәктәп 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Югыйсә, биредә күпме атаклы кешеләр укыган.
XIX гасырның 80 нче елларында балаларга белем бирү өчен грамота мәктәпләре төзелә башлый. Кагыйдә буларак, алар рус булмаган милләтләр өчен ачыла. Гадәттә, алар башлангыч мәктәпләре булган ерактагы торак пункларда ачылган. Грамота бирүче мәктәпләр ведомство карамагындагы һәм шәхси булган, бер яки икееллык укыту системасы белән эшләгәннәр. Алар өяз епархиаль училище советлары бүлекчәләре тарафыннан ачылган. Бүлекчә средстволарына тотылган. Шәхси һәм җәмгыять мәктәпләре дә булган. Бу мәктәпләргә балалар да, өлкәннәр дә йөргән. Кыскасы, кем тели шул белем алган. Аларда укырга, язарга, санарга, чиркәү гыйбадәтләренә дә өйрәткәннәр. Грамота мәктәпләрендә белем сыйфаты, башка мәктәпләргә караганда түбәнрәк була. В.М.Беркутовның "Татарстандагы революциягә кадәрге мәктәпләр" тарихи-педагогик белешмәлегендә түбәндәге мәктәпләр булуы турында әйтелә: Гильдеево (1894ел), Княжа (1903), Кощак (1899), Пановка (1883), Питрәч (1883), Рус Тау Иле (1869), Таутирмән (1900), Урывкино (1894), Шихазда(1886).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X