Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бер күрүдә бер-беребезне ошаттык”

Питрәч авылында шушы араларда бергә гомер итүләренең 60 еллык юбилейларын - бриллиант туйларын билгеләп үткән пар яши.

Равил ага белән Рәисә апага карасаң, әле үз яшьләрен бирерлек түгел. Аларның күзләре нур чәчә, бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлыйлар. 60 дистә ел буе ничек бер-берсенә түзеп торган болар, дип гаҗәпләнер кайберәүләр. Сәбәбе бик гади - алар беркайчан да сүзгә килмәгән, бер-берсе белән итагатьле итеп, хөрмәтләп яшәгән, гомер буе тырышып эшләгән.
Икесенең хезмәт елларын бергә кушсаң, бер гасырдан артып китә.
Равил ага утны-суны кичкән олуг зат. Аның балачагы һәм яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Яшүсмер вакытта ук колхозда учетчик булып эшли. Аннары, 1942 елның башында, сугышка алына. Бәхетенә, авыр сугышларда катнашмый, ә Мәскәүдәге "Серпухов" исемендәге хәрби заводны саклый. Пехота гаскәрләрендә хезмәт иткәнгә, кулында мылтык кына була. Сугыш ветераныннан дошманны күрмәдегезме соң, дип сорарга булдым.
- Мин Мәскәүдә пленга төшкән немец солдатларын күрдем. Аларның аякларында ботинка, өсләрендә одеял иде. Безнең Россиядә кышлар суык була бит. Ә аларның Мәскәүне яшен тизлегендә алу планнары барып чыкмады.
Равил ага солдат булып ел ярым хезмәт иткән. Аннары бот сөяге яраланып, демобилизацияләнә. Туган яклары - Үзбәкстандагы Сәмәркандына кайткач, җиң сызганып эшкә керешә. Финанс- икътисад белемле егетне үзәк саклык кассасы мөдире итеп куялар, дистә елдан артык хезмәт куя, гел алда бара. Читтән торып институт тәмамлый. Аннары озак еллар "Союзпечать" башлыгы була. Эштәге югары күрсәткечләре өчен Мәскәүдән "Москвич" автомобиле, аннары "Урал" мотоциклы белән бүләклиләр.
- Ул мотоцикл белән йөрмәгән җир калмады. Мин иң элек партия хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә идем. Ул чакларда КПСС әгъзалары эшләренә бик җаваплы карый иде. Алар ярдәмендә газета-журналларга яздыру, сату эшләре уң барды. Үзем дә 49 ел партия әгъзасы булдым. Район, шәһәр, өлкә депутаты, агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире дә булдым. Һәр җирдә кешеләр белән тәмле телемне кызганмый, матур итеп сөйләшә идем. Халык белән яхшылап сөйләшә белсәң, алар таулар күчерергә дә мөмкиннәр, - ди сугыш һәм хезмәт ветераны.
Ә Рәисә апа белән танышулары бик кызык була. Рәисә апа Кыргызстан кызы. Равил абыйларның ерак туганы була. Бервакыт туганнар очрашкан чагында егет белән кызны таныштыру әмәлен табалар. Кызга егетнең күлмәкләрен үтүкләргә килергә сорыйлар. Рәисә апа барса, егет утыра. Күзләр очраша. Һәм шул бер күрүдә икесе дә бер-берсенә гашыйк булалар. Өч көн сөйләшеп, танышып йөриләр. Аннары бер атнадан соң туй итәләр. Шулай итеп кыз Сәмәрканд килене булып килә. Кайнана, әбиләр исән була әле. Укытучы килен бераз шөлләп тә куя.
Ничек итеп өлгерермен, укыта алырмынмы, дип шикләнә. Аның куркуларына кайнатасы чик куя.
- Балаларга белем бирергә кирәк, аны табак-савыт янына куймагыз, тынычлап белем бирсен, укытсын, - ди.
Бу сүзләр яшь киленнең йөрәгенә май булып ята. Билгеле, уңган егетне кулга төшергәне өчен Сәмәрканд кызлары көнләшә. Уңганлыгы өстенә, егет гармунда да сыздырып уйный белә. Кем бәхете кемгә шул, язмыш шулай булган.
Акрынлап балалар туа. Өч баланы да чын кешеләр итеп тәрбияли Деушевлар. Югары белем дә бирәләр. Бүген балалары абруйлы эшләрдә хезмәт куя. Оныклар да югары белемле, оныкчыклар да калышмый. Шулай итеп күпсанлы зыялылар гаиләсенә нигез салына.
Язмыш бу гаиләне безнең Татарстан якларына китерә. Башта бердәнбер уллары республикага килеп, Казанда урнаша, аннары ата-аналарын, туганнарын тарта. Деушевлар гаилә пары Питрәчтәге бер йортта матур итеп яшәп ята. Уллары аларга өй алып биргән, анда бөтен уңайлыкларны тудырган. Бәйрәм, ял саен балалар, оныклар хәлләрен белеп китә. Җирле социаль хезмәткәрләр дә онытмый ветераннарны. 9 май бәйрәмендә Равил ага Татарстан Президенты янында була. Аны башка сугыш ветераннары белән бергә хөрмәтлиләр, олылыйлар.
- Бу якларны үз иттек инде. Табигате, кешеләре матур, безнең турында кайгырталар. Өлкән кешегә тагын ни кирәк? Без тормыштан бик канәгать, - ди бәхетле әби белән бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса