Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмлектә безнең көч

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы имамнары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Әлеге очрашуда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да катнашты.

Очрашуны Камил хәзрәт Коръән укудан башлап җибәрде. Җирлектәге дин әһелләре белән хәзерге вакытта мәхәлләләрне борчыган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләште. Камил хәзрәт үзенең чыгышын: "Ике ел элек узган корылтайда эшебезне Хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры китереп алып барырга килештек. Бу карар безнең барлык гамәлләргә: дәгъватка, дини йолаларны үтәүгә, эчке сәясәткә һәм халыкара мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Эшебез алга таба да шул юнәлештә дәвам итәр, Инша Аллаһ", - дип башлап җибәрде.
Быел Россия Ислам университетында Питрәч районы өчен 3 урын бүлеп бирелгән. Анда 17 яшьтән 35 яшькәчә егетләр укый ала. Алар кире районга кайтып әлеге юнәлештә эшләрен дәвам итәргә тиешләр. Хәзер районда РИУга кемнәрне укырга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә.
Татарстан Диния Нәзарәтендә дин һәм мәгариф өлкәсендә зур эш алып барыла. Бүгенге көндә Россия Ислам университеты каршында 11 мәдрәсә эшләп килә. Алар барысы да бер юнәлештә, бер программа нигезендә укытылачак. Киләчәктә Татарстан районнарының бөтен мәдрәсәләрендә дә бер программа булачак. Россия Ислам университеты нәшриятында 20 дән артык китап тәрҗемә ителгән инде. Бүгенге көндә 1917 елгы Гыйбадәте Исламия китабы һәм Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре яңадан басылып чыгачак. Шулай ук махсус имамнар өчен яңа журнал чыга башлаячак. Анда 4 әзер вәгазь һәм сорауларга дәлилле җаваплар урнаштырылачак. Бары тик имамнар өчен генә чыгачак әлеге басма имамнарга бер юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Камил хәзрәт, шулай ук Питрәч районы мәхәллә имамнарының сорауларына җавап бирде. Имамнарны бигрәк мәчетләрдәге газ мәсьәләсе борчый икән. Камил хәзрәт бик тиздән мәчетләрнең газ өчен юридик зат буларак түгел, ә физик зат кебек түли башлаячагын белдерде. Бүгенге көндә Диния Нәзарәте әлеге эш уңаеннан сөйләшүләр алып бара. Киләчәктә имамнарга хезмәт хакы түләү, яшь имамнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителәчәген әйтте.
Хәзрәт авылларда имамнарның җирлек башлыклары белән бергәләп эшләргә тиешлекләре хакында сөйләде. Узган елгы күңелсез вакыйгалар халыкны тетрәтте. Алга таба Татарстаныбызда иминлек булсын өчен берләшеп эшләргә кирәклеген әйтте. Бары тик бердәмлек һәм татулык кына тыныч яшәр өчен нигез булуын искәртте. Шулай ук хәзрәт дини эшчәнлеккә кагылышлы ниятләре, фикерләре белән уртаклашты. Шуның белән очрашу тәмамланды. Дин әһелләре һәм район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыкларының мондый очрашулары алга таба да дәвам итсен дигән теләктә калабыз.
Редакциядән: Татарстан Диния Нәзарәтендә мөфти вазыйфасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның тормыш юлы белән дә таныштырып китик. Хәзрәт 1985 нче елда туа. Махачкала шәһәрендә Төньяк Кавказ ислам университетында, Истанбул шәһәре мәдрәсәсендә, Россия ислам университетында белем ала. 2008 елда Казан шәһәре Тынычлык мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 2011 елдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Татар, рус, гарәп, төрек телләрендә иркен аралаша. Өйләнгән, 3 баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса