«Беренчеләр хәрәкәте»ннән Питрәч укучылары редакциядә кунакта булдылар
Алар газетага мәкаләләр язачако
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
«Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенең 12 юнәлешенең берсе – «Медиа һәм коммуникацияләр». Шуңа күрә балалар һәм яшьләр берләшмәсе әгъзалары Питрәч районы редакциясендә кунакта булдылар, «Вперед» («Алга») газетасының баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова белән аралаштылар. Ул балаларга газетаның ничек барлыкка килүе, яңалыклар, видеосюжетлар, социаль челтәрләр һәм сайтның ничек алып барылуы турында сөйләде. Укучыларга массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсе кызыклы, шуңа күрә алар аның белән якыннанрак танышырга телиләр. Ольга Петровна аларга хезмәттәшлек итү идеясен тәкъдим итте.
- Балалар үзләренең социаль челтәрләрен үстерергә телиләр, ә бездә бик яхшы СММ-белгеч бар, ул алар өчен мастер-класс үткәрә алачак. Укучылар безгә мәктәп чаралары турында үз мәкаләләрен җибәрәчәк, аларның тормышында барган яңалыкларны яктыртачак, дип килештек. Бәлки, уртак проектларны да гамәлгә ашырырбыз, - дип билгеләп үтте Ольга Петровна.
Эш башланды инде. Укытучылар көне алдыннан укучылар газета битендә яраткан укытучылары турында сөйләделәр. Мәкаләләр «Беренчеләр яза» дигән рубрика астында район газетасында басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа