Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче гаилә биюе, тәүге үбешүләр...

Августның җылы, матур бер көнендә Питрәчнең үзәк мәйданында берьюлы 6 пар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәде. Бу бәхетле көн белән аларны туганнары, дуслары гына түгел, район җитәкчелеге һәм республика кунаклары да котлады.

17 августта Питрәч үзәк мәйданында иртәдән бәйрәм халәте, бәхет, шатлык рухы тоела иде. Бу көнне берьюлы 6 бәхетле пар туй маршы астында кызыл келәмнән узды. Теркәү биредә, бик күп кунаклар, тамашачылар һәм Питрәч районы җитәкчелеге вәкилләре катнашында үтте. Көчле алкышлар, дәртле музыка астында яшь парлар теркәү өстәле янына килделәр, язылышу турында таныклыкка кулларын куйдылар, балдаклар белән алыштылар. Биредә алар өчен барысы да беренче иде: беренче гаилә биюе, беренче үбешүләр, ир белән хатын булу тойгысы...
Яшь парларны әлеге тантаналы вакыйга белән Питрәч район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров котлады. Ул барлык өйләнешүчеләргә бүләкләр дә тапшырып китте.
Татарстан Республикасы министрлар кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова котлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров никахларны шул рәвешле теркәү яшь парларда җаваплылык арттыра, аларның никахлары ныграк була дип саный. Ә гаиләләр ныклы булса, районның киләчәге дә өметле. Ә парларның районда калу мәсьәләсе тагын да мөһимрәк. Ә моның өчен әлбәттә, иң мөһиме - торак мәсьәләсе. Районда бу юнәлештә дә эш алып барыла, озакламый республика программаларына үзебезнең район программасы да өстәләчәк.
Ә минем бу көнне бәхет диңгезендә йөзгән яшь парларның исем-фамилияләрен сезгә дә җиткерәсем килә. Болар: Эльвира һәм Руслан Насретдиновлар, Лилия һәм Руслан Москвитиннар, Юлия һәм Дмитрий Казаковлар, Альмира һәм Алмаз Гадиевлар, Ләйсән һәм Руслан Гайнуллиннар, Ләйсән һәм Илдус Гәрәевлар.
Без дә үз чиратыбызда яшьләргә мәхәббәт, саулык һәм бөтен гомерләренә җитәрлек бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса