Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бергә гомер иткәндә сабыр да, түзем дә булырга кирәк

Март аеның бер көнендә район мәдәният йортында быел алтын, шулай ук бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Алардан тыш залга Питрәчнең яшь әниләре дә җыелды, аларга ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.

Иске Шигали авылыннан Әхмәровлар гаиләсе -  Ринат Бариевич һәм  Гөлсирахан ханым  быел бергә  яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтә. Алар тумышлары белән  Кыргызстаннан, шунда танышканнар, 2006 елдан Питрәч  районында яшиләр. Ринат Бариевич озак еллар производствога өйрәтү мастеры булып эшләгән, ә Гөлсирахан ханым  кадрлар бүлегендә. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән, хәзер  аларның тормышларының төп бизәкләре – алты онык һәм бер оныкчыклары.
- Кощак авылыннан Валентина Федоровна һәм Иван Павлович Шпилевлар гаиләсенә дә 50 ел. Гаилә башлыгы фермада балта остасы булып эшләгән, ә хатыны мәктәптә укытучы. Алар ике кыз тәрбияләп үстергән, ә алар әти-әниләренә ике онык бүләк иткән.
- Әлбәттә, тормышта авыр вакытлар күп булды, фатирдан-фатирга йөрдек, тулай торакта да яшәдек,  шулай да бернигә дә карамастан,  һәрвакыт  бергә булдык, авырлыкларны бергәләп хәл иттек, - диде Валентина Федоровна. – Яшьләргә  түземлек, бер-берсен аңлап яшәүләрен телим.
- Ярты гасыр  укытучы белән яшәү өчен, дөрестән дә  түземлек, батырлык таләп ителә, - диде шаяртып  ире.
Керәшен Сәрдәсеннән Ольга Александровна һәм Николай Иванович Постниковлар инде алтмыш ел  бергә гомер итә. Алар  өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген аларны ике уллары һәм  дүрт оныклары кайгыртып  яши.  Алты оныкчыклары  тормышларына шатлык өстәп тора. Ольга Александровна хисапчы-кассир, авыл җирлегендә сәркатип булып хезмәт куйган, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Николай Иванович шофер булган.
Аларны  авыл җирлекләре башлыклары котлады һәм  истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльмира Нәбиуллина юбиляр гаилә парларын тантаналы рәвештә теркәде, бу аларга тормышларындагы иң мөһим һәм  дулкынландыргыч мизгелләрне кичерергә мәҗбүр итте.
Шулай ук бу  бәйрәмдә  район әниләрен дә игътибарсыз калдырмадылар. Район пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов  тантаналы рәвештә 8 ата-анага ана капиталы алуга сертификат тапшырды. Шуларның берсе Анна Парфенова тугыз  айлык улы белән килгән иде, аның  ике баласы бар, олысына өч яшь.
- Әлбәттә, без дәүләтнең балалы гаиләләргә ярдәм итүенә шатбыз. Сертификатны мондый җылы, якты бәйрәмчә  мохиттә алу  икеләтә күңелле булды, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса