Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәет

(Күн авылыннан Вәлиева Зәлфирәгә багышлана)

 

Зөлфия Галиева

Көзен киткән кошлар кабат кайтты,
Парлап-парлап оя коралар.
Вакыт үткән саен, онытылмый
Тирәнәя икән яралар.
Башыңдагы ак яулыгың кебек
Керсез, изге иде күңелең.
Уйламадык, шулай кинәт кенә
Өзелер, дип, синең гомерең.
Тәвәккәл һәм төгәл кеше идең,
Ниләр булды икән уеңда.
Күлмәклекләр үлчәп алып куйдың,
Кияргә дип, соңгы туеңда.
Бар да җитәрлекме икән, диеп,
Кабат-кабат аны барладың.
Кайтып җитәм, дигән оныгыңны
Үзең исән каршы алмадың.
Син булмагач, өйнең яме бетте,
Чәчәк атмый, никтер, гөлләрең.
Авырсаң да, узар диеп йөрдең,
Тик, санаулы булган көннәрең.
Быелгы яз синсез генә килде,
Синсез узар җәе, көзләре.
Үзең кебек эреп, юкка чыкты
Кар өстендә калган эзләрең.
Дөнья булгач, төрле хәлләр булды,
Барысын да бер Ходай белә.
Тырышсак та, ярдәм итә алмадык,
Рәнҗеп китмә безгә, Зәлфирә.
Үзе туганчы ук языла шул,
Адәм баласының язмышы.
Сагыш тулы гомер көзләремә
Синсез генә кереп барышым.
Урыннарың җәннәтләрдә булсын,
Төшләргә син матур керәсең.
Изге җаннар монда гына түгел,
Анда да бик кирәк, күрәмсең...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса