Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без дингә килмәдек, ә һәрвакыт динле булдык”

Татар Тау Иле авылыннан Фатыйма абыстай Галәветдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәме белән аны район дин әһелләре һәм мөселманныры котлады. Кунакка Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, җәмәгать эшлеклесе, журналист Наилә Җиһаншина да килде.

Фатыйма абыстай Самара өлкәсенең Благодаровка авылында туган. Бу авылның тарихы XIX гасырның икенче яртысында языла башлый. Авылга беренче булып күчеп килүче кеше – Хөсәен атлы була, шунлыктан авылның татарча исеме дә Хөсәен. Өч ел элек авыл мәчете үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Үзенчәлекле архитектурага ия булган тәбәнәк ишекле мәчет үзенә килгән һәр кешене Аллаһы Тәгалә йортына башын иеп керергә мәҗбүр итә, әмма үзе иң авыр вакытларда да баш ими. Илдә мәчетләрне җимергән, имамнарны себергә сөргән чорда Фатыйма абыстай авылындагы мәчетнең хәтта манарасы да киселми. Шуңа күрә аның “Без дингә килмәдек, ә һәрвакыт динле булдык” диюе дә гаҗәп түгел.
- Мин һәр иртә әтинең дога укыган тавышына уяна идем. Заманасы башка иде, аның көнгә биш тапкыр намаз уку мөмкинлеге булмады, шуңа күрә ул аларны иртән-иртүк берләштереп укый торган иде, - ди Фатыйма абыстай.
Аларның зур һәм тату гаиләсендә сигез бала була, ул иң кечкенәсе. Әтисе сельпода, әнисе колхозда эшли, ә олы абыйсы район башкарма комитетында зур вазыйфа башкара. Муллыкта яшиләр алар.
- Тормышыбыз хәерле иде, - ди ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер апасы аны Казанга алып китә. Фатыйма икмәк заводына эшкә урнаша. Шунда ук булачак ире Нуретдин белән таныша. Ул милициядә эшли һәм бик иртә лаеклы ялга чыга. Шул вакытта алар аның туган авылы Татар Тау Иленә күчеп кайталар. Бу нәкъ менә авылда мәчет төзелә башлаган вакыт була. Нуретдин абзыйны бу мәчетнең имамы итеп сайлыйлар. Ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен һәм Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне тәмамлый.
- Ул укыганда, мин аны көн саен: "Бүген нәрсәләр сөйләделәр, нәрсә белдең?” дигән сорау белән каршы ала идем. Ул миңа барысын да сөйләп бирә, хис-кичерешләре белән уртаклаша, ә аннары: “Бик беләсең килсә, бар да укы, хатын-кызлар өчен дә курслар бар”, - дия иде. Һәм мин дә мәчеткә, укуларга йөри башладым, - ди Фатыйма абыстай.
Татар Тау Иле авылында Нуретдин хәзрәт белән алар дини тормышны торгызуның башында торалар, бергәләп мәчет төзүдә катнашалар, балаларны һәм олыларны ислам нигезләренә өйрәтәләр.
- Нуретдин хәзрәт мәчетнең икенче өлешен үз акчасына төзеп бетерде. Ул вафат булганнан соң, мине имам итеп билгеләделәр. Фатыйма абыстай минем барлык эшләрдә дә беренче ярдәмчем булды, ачулана да, мактый да иде. Мин аңа чын күңелдән рәхмәтлемен, - дип билгеләп үтте Татар Тау Иле мәчетенең имам-хатыйбы Зефир хәзрәт Хәлилов.
Фатыйма абыстайга хезмәтләре өчен Вәгыйз хәзрәт Гатин да рәхмәт белдерде, ул аңа Питрәч районы мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
- Фатыйма абыстай – искиткеч гаҗәеп кеше. Аның йөрәгендә ирләр көче бар, бу мәчет салу, аны карап тору эшләрендә күренде, хатын-кыз буларак ул чын абыстай була белде - балаларга дини белем бирде, башка хатын-кызлар өчен дә үрнәк булып тора, - диде юбиляр турында Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор милли сәясәт