Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Шатлыклы да, күз яшьле дә әлеге матур бәйрәм һәрвакыт төрле буын, милләт, төрле кешеләрне берләштерүче, гомумхалык бәйрәме булып калачак. Туган илгә булган тугрылык һәм мәхәббәт хисләре аларны бергә берләштерә. 9 майда район үзәгенә Җиңү көнен бәйрәм итәргә җыелган питрәчлеләрне уртак сөенеч берләштерде.

Район хәрби комиссары Владимир Гузич җитәкчелегендәге Җиңү парады чын тантанага әйләнде. Анда Питрәч мәктәп укучылары катнашты. Быел аны барабанчылар отряды башлап җибәрде. Аклы-зәңгәрле формалар кигән малайлар һәм кызлар бик төз һәм төгәл итеп атлап узды. Алардан соң мәйдан буенча тагын берничә төркем балалар узды.

- Бу онытылмаслык күренеш иде. Парадта катнашу үзе бер рәхәт һәм шатлыклы, - дип хисләре белән уртаклашты 1 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары. - Әлбәттә, без беренче тапкыр катнаштык, шулай да куркыныч булмады.

Бу зур җаваплылык сораса да, барысы да бик матур һәм яхшы булсын өчен тырышканнар.

Җилдә әләмнәр җилфердәде, төсле шарлар һавага күтәрелде. Барлык җыелганнарга таныш булган музыка яңгырый. Җиде дистә елны - без хәтерлибез!

Миллионлаган россиялеләр белән бергә питрәчлеләр дә "Үлемсез полк" акциясенә кушылды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәленә юнәлгән колоннада катнашучыларның күбесе бабалары һәм карт бабаларының, каһарман якташларының портретларын горур тотып барды. Балалар да, олылар да фотографияләр тоткан иде.

- Бу минем әтием, Михаил Данилов, - диде 1 нче мәктәп укучысы тоткан портретка карап, Питрәчтә яшәүче Александр Данилов. - Кызганыч, аның оныклары шәһәрдә, кайта алмадылар, шулай да аны монда онытмадылар. Бүгенге көндә әтиемнең фотографиясенә карагач, нинди хисләр кичерүемне сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Ул Туган илебез өчен көрәшкән, бу турыда хәтерлиләр дә.

- Бу фотографиядә минем карт бабаем Федор Абанин, - ди портретка күрсәтеп, 1 нче мәктәп укытучысы Элина Егошина. - Аның күкрәген бизәүче бүләкләр арасында "Батырлык өчен" медале дә бар. Күргәнегезчә, укучылар кулларында да портретлар. Аларны без бүгенге көнгә бергәләп әзерләдек. Һәркем сугышта катнашкан туганы турында белеште. Бу алар өчен зур мәгънәгә ия. Алар шулай итеп Җиңүнең нәрсә бәрабәренә ирешелүен яхшы аңлый.

Бәйрәмнең төп кунаклары, әлбәттә инде, ветераннар, кыю якташларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре иде. Яңартылган Җиңү паркы янәшәсендә узган митинг исән калганнар һәм һәлак булганнар батырлыгына багышланды. Бүгенге көндә безнең арабызда булган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә, иң олы кунаклар буларак, махсус әлеге чаралар хөрмәтенә торгызылган сәхнәнең алгы өлешендә урын бирелде. Бәйрәм тантанасында 16 сугыш ветераны (районда барлыгы 21 ветеран яши, әмма аларның берничәсе урын өстендә ята) катнашты. Җиңүчеләр буыны исеменнән питрәчле Нина Куприянова чыгыш ясады:

- Сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт узды. Без әлегә кадәр сугыш афәтен оныта алмыйбыз. Барысы да күптән түгел генә булган кебек. Җитмеш ел буе тыныч тормышта яшәвебез, балаларыбыз, оныкларыбызның шартлау, хәрби самолет тавышларын ишетмәве нинди бәхет бит ул. Безнең барыбызга да авыр булды, әмма без тынычлык хакына барысына түздек, барысын да эшләдек. Яшь буынга беркайчан да сугышлар кичерергә язмасын.

Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков, район башлыгы Эдуард Дияров һәм олы кунаклар барысын да бәйрәм белән тәбрикләде.

- Бу көн батырлык, халкыбызның бердәмлеге символы буларак мәңгегә илебез тарихына, барлык кешелек тарихына кереп калды, - диде Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклауда күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен укып. - Халкыбыз батырлыгы киләчәктә дә безнең өчен әхлакый юнәлеш булып калачак. Без һәм бездән соңгы буыннар барлык эш-гамәлләрен шул юнәлештә алып барачак.

Митингтан соң оешма делегацияләре, район халкы һәм кунаклары һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Мәңгелек утны саклаучы укучылар да үзләренә йөкләнгән вазифаны горур башкарып чыкты.

- Әлбәттә, бу бик катлаулы, селкенмичә дә бик озак вакыт басып торырга кирәк бит, - ди 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Андрей Бушуев. - Бүген, Бөек Җиңү көне юбилеенда монда басып тору зур дәрәҗә. Карт бабаем Иван Попов та дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Ул мин туганчы үлгән. Шулай да аның турында миңа карт әбием сөйләде.

Сүз уңаеннан, парк кунакларны яңартылган һәйкәлләре белән генә каршы алмады. Бу көнгә парк танып булмаслык итеп үзгәргән иде. Хәзер паркның нәкъ уртасында зур ротонда урнаштырылган, аның гөмбәзен кулына канатларын киң җәйгән күгәрчен тоткан Тынычлык фәрештәсе скульптурасы бизи. Паркның тагын бер күренекле, истәлекле урыны - бу тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышланган скульптур композиция. Авыр эш башкаручы хатын-кызлар, картлар һәм балалар фигуралары питрәчлеләргә якташларының сугыш елларында нинди кыенлыклар кичерергә туры килүе турында уйларга мәҗбүр итте.

- Парк шулкадәр матур килеп чыккан, - ди Питрәчтән Элина Сибгатова. - Монда бәйрәм итәргә, балалар белән йөрергә дә күңелле.

- Миңа парад бик ошады, уй-кичерешләремне аңлатып бирерлек түгел, - ди куанып, бәйрәмгә бөтен гаиләсе белән килгән Алия Банчаева. - Барысы да бик матур, күңелле булды.

- Барлык оештыручыларга зур рәхмәт, минемчә районда Җиңүнең юбилеен лаеклы билгеләп үттеләр, - дип үз фикерен белдерде Бөек Ватан сугышында катнашучы Алексей Макаров. - Бу җиңү безгә зур югалтулар бәрабәренә килде. Безнең гаиләдән мин берүзем сугыштан исән кайттым. Әтием дә, бертуганым да фронтта һәлак булды. Ул Белоруссиядә җирләнгән. Күптән түгел генә аның каберен эзләп таптык, мин анда булдым. Әлеге зиратта 246 кеше җирләнгән. Аның исеме 129 нчы булып язылган...

Бәйрәм көне балалар шәһәрчеге сәхнәсендә концерт һәм зур фейерверк белән төгәлләнде.

Бөек Җиңү юбилее уңаеннан оештырылган чарада 16 сугыш ветераны һәм йөздән артык тыл хезмәтчәне, "Үлемсез полк" хәрәкәтендә 450 питрәчле катнашты. Тулаем парадка 1200 дән артык кеше чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса