Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Без Питрәч районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән әңгәмә кордык

Алар безгә ни өчен юриспруденцияне сайлаулары һәм аларга эштә нәрсә этәргеч бирүе турында сөйләделәр

Агымдагы елның 9 аенда район прокуратурасы тарафыннан 400дән артык закон бозу очрагы ачыкланган,  аларны бетерү буенча чаралар күрелгән.

Хезмәт хакын түләмәү, коррупциягә каршы  көрәш турындагы законнарны, җир законнарын, торак хокукларын бозу, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2 җинаять эше кузгатылды. Административ җаваплылыкка 18 зат һәм дисциплинар җаваплылыкка 250дән артык зат тартылган. Гражданнарны кабул итү даими алып барыла. Прокуратура хезмәткәрләре дәүләт гаепләүләрен хуплый, шулай ук судлар тарафыннан гражданлык эшләрен карауда катнаша.

Быел, килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, халыкка кыен булды. Иң начары - кешеләр эш урыннарын югалттылар. Күп кенә питрәчлеләр шәһәрдә хезмәт килешүләрен рәсмиләштермичә эшли, бу хәлне тагын да катлауландырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел район буенча җинаятьчелек үсеше күзәтелә. Моның пандемия белән бәйле булу-булмавын, төгәл генә әйтеп булмый.

Нәкъ менә шундый авыр моментларда кешеләр үз хокукларын яклавын тоярга тиеш. Шуңа күрә прокуратура үз эшчәнлеген туктатмады. Гражданнарның проблемалары килеп чыкканда, аларны хәл итәргә тырышалар. Телефон, Интернет аша мөрәҗәгатьләр кабул итәләр, аларны тиз арада тикшерәләр.

Без район прокуратурасының һәр хезмәткәре белән әңгәмә кордык.

Алмаз ӘХМӘТШИН, прокурор

- Прокуратура органнарында мин 2000 елдан бирле эшлим, шуларның соңгы 6 елында Питрәч районында. Үземне  хәтерләгәннән бирле, мин һәрвакыт кеше хокукларын якларга теләдем. Менә бу теләк мине прокуратура органнарына китерде дә инде.

Иртән эш көнебез прокуратурада район буенча оператив сводканы өйрәнүдән башлана. Оператив киңәшмәдә алда торган эш планлаштырыла, үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре тыңлана, заданиелар һәм гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре хезмәткәрләр арасында бүленә. Аннары көн дәвамында куелган бурычларны үтәү контрольдә тотыла. Безнең эшнең төп максаты - кеше хокукларын бозуга юл куймау. Район прокуратурасында көн саен гражданнарны кабул итү оештырылды. Без һәр килүченең проблемасын игътибар белән тыңлыйбыз, гариза бирүчеләрнең килеп туган сорауларын оператив хәл итү һәм хокукларын кайтару өчен үз вәкаләтләребездән файдаланабыз. Шулай ук минем тарафтан район торак пунктларына барып гражданнар белән кабул итүләр оештырыла.

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, I дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерым хөрмәтләү билгесе иясе, ТРның атказанган юристы, прокурор ярдәмчесе

- Минем балачагымда хокук саклау органнары эше турында кинофильмнар төшерделәр һәм китаплар чыгардылар. Бу миндә әлеге өлкәдә кызыксыну уятты да инде. Мин җиденче сыйныфта укыганда ук үземне шушы һөнәр белән бәйләргә булдым.

Минем беренче һәм соңгы эш урыным - Питрәч районы прокуратурасы. Хезмәт стажым – 36 ел. Бездә эш төрле. Мин балигъ булмаганнарның хокукларын үтәүне күзәтәм. Балалар бакчаларында урыннар бирү, белем алуда ярдәм итү һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итәм. Еш кына имин булмаган гаиләләрдәге балалар белән эшләргә туры килә. Без аларга тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, лаеклы кешеләр булырга булышабыз. Аларның укырга керүләрен, эшләүләрен, гаилә коруларын күрү күңелле. Ягъни алар нормаль тормышта яшиләр. Шушы вакытта мин эшемнең тирә-юньдәгеләр өчен зур файда китерүен аңлыйм. Димәк, хезмәтем юкка түгел.

Петр ГЛУХОВ, прокурор урынбасары

- Мин прокуратурага  эшкә 1998 елда килдем. Шуннан бирле биредә эшлим. Ул вакытта миндә  максимализм хисе булды. Бернинди курку, шик юк иде. Бары тик барысын да аңлау, белү теләге генә. Өстәвенә, әтием милициядә эшләде. Күпмедер дәрәҗәдә ул мине юриспруденциягә этәрде. Эштә мине кешеләр белән даими аралашу һәм аларга ярдәм итү мөмкинлеге җәлеп итә. Кешеләрне гади һәм катлаулыларга бүлмим. Алар барысы да җитди, чөнки һәр эш артында кеше тора. Аның язмышы турыдан-туры хәл ителә.

Игорь ОСИПОВ, прокурор урынбасары

- Югары уку йортын тәмамлагач, 2007 елның сентябрендә Питрәч районы прокуратурасына эшкә килдем. Һөнәр сайлауда беркайчан да шик булмады. Мин әтием (хәзер мәрхүм инде) Николай Осипов эзеннән китәм, дип карар иттем, ул бөтен гомерен прокуратура органнарында хезмәт итүгә багышлады.

Минем вазыйфам - эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә, шул исәптән хезмәт законнарын, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, коррупциягә каршы торуны да кертеп, законнарның үтәлешен күзәтү. Үз эшең турында ике сүз белән генә сөйләп булмый. Һөнәремнең төп максаты - кешеләргә аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда, беренче чиратта, моңа мөстәкыйль рәвештә ирешә алмаучыларга ярдәм итүдер, мөгаен.

Лилия ШАҺИЕВА, беренче разрядлы өлкән белгеч

- Мин документларны теркәү эшен алып барам. Көн буена минем аша иллеләп документ уза. Бу - шикаятьләр, җинаять һәм гражданлык эшләре, дәгъва гаризалары. Эш бик четерекле, тырышлык, җаваплылык таләп итә. Прокуратурада 25 ел эшлим инде. Минем урыным биредә. Миңа җайлы, эш ошый, коллектив та яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса