Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без тагын бер республика гранты оттык”

“Авыл көче” проекты кысаларында “Авылда социаль проектлаштыру” республика конкурсында грант отучыларның исемнәре билгеле булды. Алар арасында “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр хәрәкәте” төбәк иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе бар.

- Без бер айдан артык укыдык, үз проектларыбызны тәкъдим иттек, кире элемтә алдык һәм проектны кабат тәкъдим иттек, авылдашларыбыз арасында партнерлар һәм ярдәм эзләдек. Нәтиҗәдә, барысы да барып чыкты, без тагын бер республика гранты оттык, - дип уртаклашты “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева.
Конкурс “Instagram” платформасында ТР Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырылды. Питрәчлеләр “Һөнәри яраклашу һәм үзбилгеләнеш” номинациясендә 150 мең сумлык грант отты.
- Безнең проект республикабыз авылларында һәм кече шәһәрләрендә вакыйгалар фестивален оештыручылар өчен белем бирү чараларын үткәрүгә юнәлдерелгән, - диде Наилә Камилевна. - Конкурста республиканың күп кенә районнары вәкилләре катнашты. Питрәч районыннан тагын ике команда - Богородск авылы фермерлары һәм Питрәчтән “Крепость” спорт камилләшү клубы үз проектларын тәкъдим итте. Бу юлы алар җиңә алмады, әмма барысы да алда әле, алар, һичшиксез, уңышка ирешәчәк", - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса