Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без толерантлык яклы, экстеримзмга каршы”

Безнең районда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Район үзәгенең икенче мәктәбендә, шулай ук Яшьләр үзәгендә балалар өчен очрашу уздырдылар, анда террор актлары вакытында үз-үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында, соңгы унъеллыкларда булган иң зур терактлар турында сөйләделәр, шулай ук Бесланны искә алдылар…

Илебез мәктәпләрендә узган беренче кыңгырау бәйрәменнән  фотосурәтләр белән бергә Интернетта коточкыч кадрлар да калкып чыкты, алар нәкъ 15 ел элек Бесланда ясалган - 2004 елның 1 сентябрендә тантаналы линейка вакытында мәктәптә 1128 кешене заложникка алдылар, алар арасында балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары да бар иде.
34 террорчы өч көнгә якын тоткыннарын интектерде, аларны сыйныф бүлмәләрендә, спорт залында су һәм ризык бирмичә тотты. Теракт нәтиҗәсендә 333 кеше үлгән, аларның яртысыннан артыгы – балалар. Бу коточкыч вакыйга бөтен дөньяны шаккатырды.
Питрәч икенче мәктәбендә 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары белән Төньяк Осетиядәге фаҗиганең унбиш еллыгына багышланган «Без хәтерлибез» дип исемләнгән чара узды. Чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Валентина Урысова, шулай ук мәгариф бүлеге вәкиле Анастасия Малинкина катнашты.  
Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә дә балалар алдында профилактик әңгәмәләр һәм лекцияләр белән Валентина Урысова, аның белән бергә авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Анастасия Дементьева, яшьләр үзәге белгече Римма Минһаҗева һәм район полициясе вәкиле Марсель Азаматов чыгыш ясады.
Укучылар олыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга террористик янау очрагында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре язылган "Экстремизмга - юк!” дигән белешмәлекләр тараттылар.
- Айлык кысаларында, район башлыгы карары белән белем бирү учреждениеләрендә, яшьләр оешмаларында һәм авыл мәдәният йортларында уза торган чаралар исемлеге расланды. Мондый очрашулар балаларда һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук террорчыларның гамәлләрен хөкем итү өчен үткәрелә. Шулай ук без аларга террорчылар һәм экстремистлар булганда, даими уяу булырга кирәклеген искә төшерәбез, - дип билгеләп үтте Валентина Урысова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса