Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бездә халык бик яхшы”

Район авыл җирлекләре башлыклары традицион очрашуга җыелдылар, анда алар төрле проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, алга яңа бурычлар куйдылар. - Авылыбызның төп байлыгы – хезмәт сөючән, ярдәмчел, туган авылының үсүен, алга китүен теләүче кешеләр. Бүгенге көндә Пановкада башкарылган эшләрдә авыл халкының өлеше зур, - диде җирлек башлыгы Олег Козырев.

Үрнәк булырлык чистарту корылмасы
Чистарту корылмалары турында сүз чыккач, без, гадәттә, аларның эшләмәүләре, модернизацияләүгә мохтаҗ булулары һәм башка проблемалары турында сөйләшәбез. Бу, чыннан да, безнең район өчен генә актуаль проблема түгел. Пановка авылында үрнәк булырлык чистарту корылмасы эшли икән. Авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә каралачак эшләр исемлегенең беренче пункты – нәкъ менә бу объектны карау иде.
- Безнең чистарту корылмасы 1986 елда төзелгән. Авыл элек бик зур иде, ике колония эшләгән, шуңа күрә корылманың проект куәте дә зур булган. Ләкин Советлар Союзы таркалганнан соң, колхоз бетә, учреждениенең хәле авырлаша, чистарту корылмасы да эшләүдән туктый. 2015 елда корылманы район башкарма комитетына тапшырдылар, ә алар аны безгә – район коммуналь челтәрләренә бирде. Без газлаштыру фонды белән актив эшли башладык, мөрәҗәгать иттек, хатлар яздык, нәтиҗәдә, алар бездә 19 миллионнан артык суммага ремонт ясадылар. Быел техник җиһазландыруга тагын миллионнан артык сум тоттык. Хәзерге вакытта без Пановка, Новоселок авылына һәм төзәтү колониясенә хезмәт күрсәтәбез. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, учреждение ике авылга караганда да күбрәк су агыза. Бездә өч оператор, өч слесарь эшли. Үз лабораториябез юк, әмма һәр ай саен Казанда анализлар үткәрү өчен су тапшырабыз, аларның нәтиҗәләрен интернеттан карарга була, теләсә кайсы кеше без чистарткан суның сыйфатын бәяли ала. Күптән түгел бездә табигать саклау прокуратурасы һәм Роспотребнадзор тарафыннан тикшерүләр үтте, безгә карата дәгъвалар юк, барысы да нормада. Суны Сеинка елгасына агызабыз. Дүрт ел эчендә без елганы шактый чистарттык, анда балыклар, планктон барлыкка килде, - дип сөйләде район коммуналь челтәрләре директоры Валерий Чернов.



Пановкада юллар юк иде...
- Яшереп тормыйм, Пановкада Центральная урамыннан тыш, юллар булганы булмады, беркайчан һәм беркайда, - ди җирлек башлыгы Олег Козырев.
Узган еллардагы кебек үк, быел да авыл халкы республика үзара салым программасында актив катнашты. Дәүләт ярдәме белән тупланган 1 миллион 177 мең сумны юлларны төзекләндерүгә тотарга карар иттек. Узган ел авыл җирлеге бер миллион сумлык президент гранты отты. Бу акчаларны да юлларны ремонтлауга тоттык.
- Әлбәттә, барысы да асфальт юл турында хыяллана, әмма вак таш җәелгән юллар да авыл халкының тормышын җиңеләйтәчәк. Иң мөһиме, кешеләр канәгать, ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйбыз, алга таба юлларга вак таш җәяргә планлаштырабыз, - дип сөйләде хезмәттәшләренә Олег Иванович. - Якташыбыз Насыйбуллин Марат Илдар улы зиратка кадәр тагын 500 метр юл ясады. Зиратка кечкенә генә часовня куйды.



Чишмәләр җыры танмасын
Пановка авылының уртасында ук элеккеге алпавыт йорты урнашкан тау астыннан челтерәп чишмә чыга. Авыл халкы һәрвакыт чишмәне карап, кадерләп торган, ул беркайчан да ташландык хәлдә булмаган, бәлки шуңа күрәдер ул бүген дә авыл халкын тәмле һәм шифалы суы белән сөендерә. Күптән түгел пановкалылар, авыл үсешенә ярдәм итү фонды (Пановка авылында туып-үскән Руслан Хәлилов җитәкли) ярдәмендә чишмәдә купель салганнар, юл җәйгәннәр, яңа күпер төзегәннәр, баскычны ремонтлаганнар, ә чишмә авызын гранит таш белән матурлаганнар.



Хәтер мәңгелек...


Пановкада чишмәдән ерак түгел, калкулыкта һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Мәрмәр, гранит, бакыр яки алтын йөгертелгән таштан түгел, ә гап-гади һәйкәл, сугышта һәлак булган пановкалылар турында хәтерне саклый. 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгына Пановкада, төзәтү колониясе янындагы территориядә учреждениенең Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәткәрләре хөрмәтенә Хәтер Аллеясы ачыла.
Гранит плитәләрдә сугыш тәмамланганнан соң колониядә эшләгән фронтовикларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Һәрбер плитә янәшәсендә учреждение хезмәткәрләре һәм ветераннары чыршылар утырткан. Дан аллеясы елдан-ел матурая, төзекләнә бара. Хәзер ул Бөек Ватан сугышына багышланган паркка әверелгән. Шуңа да карамастан, пановкалылар калкулыктагы беренче һәйкәл турында да онытмыйлар. Бу елда аның территориясен төзекләндерделәр. Бу да спонсор хисабына башкарыла – пановкалы Сергей Иванович Ломовой ярдәм итә.
“Дан Аллеясы”ның барлыкка килү тарихы бик кызыклы. Аны булдыру инициативасы белән Юрий Лопоухов чыга. Колония башлыгы вазыйфасыннан лаеклы ялга чыкканнан соң, ул учреждениенең ветераннар советын җитәкли һәм попечительләр советын оештыра. Анда хәзер башка оешмаларны җитәкләүче колониянең элеккеге башлыклары, аның хезмәткәрләре керә. Юрий Петрович алар белән Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән колония хезмәткәрләре исемнәрен мәңгеләштерү идеясы белән уртаклаша. Башта гранитта сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган 20 кешенең исеме пәйда булды. Хәзер гранит плитәләлр инде 45.
- Архивлардан исемнәре сугыш һәм безнең колония белән бәйле булган тагын 15 кешене таптык, - диде Юрий Петрович. Тиздән тагын бер рәт гранит плитәләр барлыкка киләчәк, тагын чыршылар утыртачакбыз.



Җомга көн кич белән бездә волейбол
- Гади генә волейбол мәйданчыгы җиһазларга кирәк дигән фикергә килдек. Койманы металлоломнан диярлек эшләп чыктык. Учреждение средстволарына резин катлам сатып алдык. Хәзер җомга саен волейбол уйныйбыз. Учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл халкы монда җыела, - дип сөйләде Юрий Лопоухов.
Балалар мәйданчыгы төзелешенә дә шулай ук ветераннар советы инициативасы белән керешкәннәр. Башта комлык һәм ике-өч таган гына куярга уйлаганнар. Әмма тиздән максатлары үзгәрә
- Бу эшкә шулкадәр дәртләнеп керештек ки, белгечләр дә табылды, декоратив койма эшләдек, район башлыгы җайланмалар сатып алу өчен акча бүлеп бирде, комлык та, таучыклар да барлыкка килде. Хәзер велосипед юлы, иң нәниләр һәм коляскалы әниләр өчен ял зонасы эшләргә телибез, - дип билгеләп үтте Юрий Петрович.



Хәйриячелек – изге гамәл
- Бер-береңә ярдәм итү, кунакчыллык, кирәк чакта таяныч-терәк була белү – пановкалыларга хас төп сыйфатлар. Туган авылына һәрвакыт булышып торган авылдашларыма рәхмәтлемен. Авылда туып-үскән Руслан Рафикъ улы Хәлилов ярдәме белән бүген Пановка авылында мәчет төзелә. Авылда Изге Николай хөрмәтенә төзелгән чиркәү Урывкино авылында туып-үскән спонсор Федоров Юрий Владимирович ярдәме белән торгызылды. Быел Руслан Рафикович аның фасадын яңарту өчен акча бүлеп бирде.

 

Район башлыгы Илһам Кашапов катнашуында узган киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары зиратларның торышы, кышын юлларны карап тотуга әзерлек һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X