Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә республиканың данлыклы йөз елы турында сөйләгез әле

Килешәсездер, йөзьеллык бәйрәмне зурлап билгеләп үтми мөмкин түгел. Бигрәк тә сүз яраткан республикабыз турында барганда. Әйе, безнең мәңге яшь һәм энергияле Татарстанга ике елдан соң нәкъ бер гасыр булачак. 2020 елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куелган көннән башлап бер гасырлык юбилей билгеләнеп үтәчәк.

Район башкарма комитетының архив бүлегендә безнең газета да саклана. Архив хезмәткәрләре белән бергә без аларны өйрәндек. Әлбәттә, безнең “Вперед” (“Алга”) газетасы беркайчан да мондый зур вакыйгалардан читтә калмады, ел саен бер гомуми рубрика астында мәкаләләр бастырылган. Мисал өчен, ТАССРның 50 еллыгы елында бездә “Октябрь аенда туган” дигән рубрика булган. Аларда без республика җиңүләрендә һәм казанышларында питрәчлеләрнең роле турында сөйләгәнбез, чөнки һәр яхшы эш, район халкының һәр җиңүе Татарстан үсешенә, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә өлеш керткән. ТАССР тарихы – ул меңләгән татарстанлының тормышы. Һәр аерым гаиләнең язмышы – республика тарихының бер өлеше. Татарстан тарихын вакыйгалар буенча гына түгел, ә кешеләрнең хатирәләре буенча да өйрәнергә була. Бөек тарих, мозаика кебек, кешеләр язмышыннан җыела, гаилә тарихы туган як тарихына килеп кушыла, аның белән бергә үрелеп бара, аның аерылгысыз өлешенә әверелә. Безгә республиканың данлыклы йөз елы турында сез дә сөйләгез әле, бәлки сез республиканың 90, 80, 70 нче туган елларын ничек бәйрәм иткәннәрен хәтерлисездер? Мәкаләләрегезне “ТАССРның 100 еллыгы” тамгасы белән algared@yandex.ru адресына җибәрегез, һәм без аларны, һичшиксез, безнең газета битләрендә бастырып чыгарачакбыз. Гаиләгез, аның республика үсешенә керткән өлеше турында барысы да беләчәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса