Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең балачак тарихка әверелгән

Район ветераннар (пенсионерлар) советы әгъзалары Питрәч икенче мәктәбе музеенда, Ленино-Кокушкинодагы М.А.Ульянов исемендәге мәктәптә, В.И.Ленин музей-йортында, Татар Тау Иле һәм Пановка мәктәбендә булдылар. Алар экспозицияләрне карадылар, музей җитәкчеләре белән сөйләштеләр һәм үз вердиктларын чыгардылар.

Питрәч ветераннары районның иҗтимагый тормышында һәрвакыт актив катнашалар, менә бу юлы да алар мәктәп музейларын яхшырту буенча инициативаны бик теләп хупладылар.

- Бик кызык. Күргәзмәне караганда, безнең балачакта көнкүреш тормышта кулланылган әйберләрне күрәсең, ә яшь буын өчен бу инде тарих, - ди Сергей Шпагин. - Мәктәп укучыларының туган якның үткәне белән якыннан таныша алу мөмкинлекләре булуы бик яхшы.

- Без киңәшләр дә бирдек. Музейларның берсендә дә Социалистик хезмәт геройлары турындагы материалларны очратмадык, ә безнең районда алар икәү (ике сыер савучы) - Мәрфуга Шәйхиева һәм Надежда Галочкина. Сүз уңаеннан, соңгысы 30 яшендә югары исем алды һәм шул ук елда СССРның Югары Советы депутаты булды. Бу турыда һәркем белергә һәм истә тотарга тиеш, бу безнең үткәнебез, - дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина.

Киләчәктә ветераннар райондагы барлык мәктәп музейларында булырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X