Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең өчен иң мөһиме – халык ышанычы”

Район мәдәният йортында икенче чакырылыш Питрәч муниципаль район Советының бишенче утырышы үтте. Анда район башлыгы Эдуард Дияров депутатлар алдында районның 2015 елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2016 елга үсеш бурычлары белән таныштырды. Чираттагы утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор...


Кошчылык комплексы: уңышка юл

Бу көнне сессия утырышы алдыннан ике мөһим һәм зур вакыйга булды: Осиново бистәсендә яңа гына төзелгән 27 фатирлы йорттан фатир ачкычлары тапшыру һәм республика җитәкчелегенең "Ак Барс" кошчылык комплексына визиты. Анда хәзерге вакытта "Ак Барс" кошчылык комплексы төзелеше, реконструкцияләү һәм модернизацияләү" инвестиция проекты тормышка ашырыла. Монда кошларны читлектә асрау корпусларының берсе төзелеп беткән диярлек. Бер үк вакытта иске фабрика территориясендә дә башка корпусларның фундаментлары салына. "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ генераль директоры Илһам Кашапов кунакларны яңа корпус белән таныштырып, моңа охшаш җайланмаларның (Европа) Беларуссия һәм Голландиядә генә булуын билгеләп үтте. Барлык процесслар автоматлаштырылган. Читлекләрнең дүрт катлы булуы һәрьяклап уңайлы. Аның нәтиҗәле һәм экономияле җитештерүгә йогынтысы зур. Шулай ук ул башка күп кенә технологик яңалыкларны билгеләп үтте. Алар җитештерүдә файдаланылачак һәм аны рациональ, табышлы итәчәк.

Яңа фатирларның рәхәтен күреп яшәгез!

Бу көн Осиново бистәсендәге өч катлы йортта яңа гына яши башлаган 18 гаилә өчен дә күңелле вакыйга булып истә калачак. Шунысы куандыра, бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм район башлыгы Эдуард Дияров кулыннан яңа фатир ачкычлары алучыларның күбесе яшьләр иде. Алар арасында яшь гаилә - Әхмәтшиннар да бар. Гаилә башлыгы Рәмис Фәнис улы "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖда баш ясалма орлыкландыручы булып эшли. 1 миллион 700 мең сумлык әлеге фатирны алар агропромышленность программасы буенча ала. Аларга тулы сумманы түләргә туры килмәячәк. Аның шактый өлеше республика программасы буенча каплана, калганын биш ел дәвамында өлешләп түләячәкләр.

- Бу яшьләр өчен бик зур ярдәм, - диде сөйләшү барышында "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтов. -- Әлбәттә, мин алар өчен шат. Рәмис эштә үзен уңай яктан гына күрсәтте. Элек ул терлекчелек комплексы җитәкчесе булып эшләде. Бездә фатирга мохтаҗ булганнар аз түгел.

Юрий Камалтынов яңа фатирга күчүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

- Мөгаен, бу күңелле вакыйга хәтерләрдә бик озак сакланыр. Бәхеткә, бездә мондый шатлыклы вакыйгалар артканнан-арта бара. Сезнең районда демографик хәл бераз сыната. Әлеге яңа фатирлар сабыйлар тавышыннан яңгырап торыр дип өметләнеп калам, - диде.

Юрий Зимелевич һәм Эдуард Мәхмүтович ирле-хатынлы Әхмәтшиннар гаиләсенең яңа фатирларында кунакта булды.

"Ел нәтиҗәле һәм уңышлы булды"

Совет утырышында депутатлар каршында төп доклад белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул Питрәч муниципаль районының 2015 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм агымдагы ел бурычлары белән таныштырды. Депутатларга һәм җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, Эдуард Дияров түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Ил икътисадындагы кризиска карамастан, республика ярдәме белән район социаль өлкәдә чыгымнар буенча барлык бурычларны үтәүгә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә, торак төзелешендә һәм башка тармакларда үсеш тенденцияләрен саклап калуга ирештек".

Район башлыгы социаль-икътисади үсеш тенденциясендә тулаем территориаль продуктның артуын (4,4 процентка һәм 5 миллиард 758 миллион сум), икътисади эшчәнлек төрләре буенча озатылган товар күләме 2 миллиард 631 миллион сумга артуын, кеше башына акча кереме 15607 сум тәшкил итүен (үсеш темпы 6,5 процент) аерым билгеләп үтте. Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингы нигезендә район 2015 ел нәтиҗәләре буенча 45 район һәм шәһәр округлары арасында 10 нчы урында тора, авыл җирлеге булган 13 район арасында 4 нче урында.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә анализ ясап, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 3 миллиардтан артык яки районның тулаем авыл хуҗалыгы продукты күләменнән 58 процент (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 42 процентка югары) тәшкил итүен билгеләп үтте.

- Киләчәктә авыл хуҗалыгы продуктлылыгын арттыру өчен резервлар җитәрлек, - диде район башлыгы. - Авылда икътисадның нәтиҗәле секторы булып шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары тора.

Эдуард Дияров үз докладында Татар Казысы, Шәле, Чыты авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар үсешен үрнәк итеп күрсәтте, анда терлекләр саны кимеми, авыл халкы әлеге эш белән даими рәвештә теләп, шөгыльләнә. Шулай да бу өлкәдәге эшнең тиешле дәрәҗәдә булмавын ассызыклады.

Эдуард Дияров докладында билгеләп үтүенчә, узган ел нәтиҗәле һәм уңышлы булды:

- Әлбәттә, ресурслар һәм мөмкинлекләр барысына да җитми. Шуңа да карамастан, эш нәтиҗәләре яхшы. Без районыбызны халыкның көнкүреше, эше, укуы һәм ялы өчен уңайлы итәргә омтылабыз.

Район башлыгы канәгатьсезлек белдергән позицияләр дә бар. Нигездә, бу медицина хезмәт күрсәтүе, беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүгә кагыла. Авыл җирлекләрендә үткән хисап җыелышларында район халкы әлеге мәсьәләне еш кузгатты. Әлеге мәсьәләләр даими фельдшерлар белән тәэмин итү, фельдшерлык-акушерлык пунктларында медикаментлар сату оештырылмавына кагылды.

Эдуард Мәхмүтович сүзен йомгаклап: "Безнең өчен иң мөһиме - халык ышанычы. Мөһим административ идарә карарлары кабул иткәндә җәмәгать фикерен исәпкә алырга кирәк. Кешеләрдә үз көчләренә ышаныч уятырга кирәк. Аларга шәхси инициативаларын үстерергә ярдәм итәргә кирәк", - диде ул.

Сессия ахырында катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады, ул бүгенге көндә районның республика буенча беренче унлыкта диярлек торуын билгеләп үтте. Район җитәкчелеге алдагы биш елга район үсеше стратегиясен яхшы аңлый, бу аларның җитди эшчәнлеген күрсәтә.

- Районның икътисади мөстәкыйльлегенә ирешергә кирәк, - дип билгеләп үтте Юрий Зимелевич. - Шул чакта халыкның яшәеше, эше өчен уңайлыклар тагын да яхшырак булачак. Депутат корпусы, авыл җирлекләре башлыклары үткен эш йөртергә, һәр авыл җирлеге үзенең максатын яхшы белергә тиеш. Менә мәсәлән, Татар Казысында җирлек башлыгы нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге турында яхшы белә. Үсеш юлларын сез үзегез билгеләргә тиеш. Үз алдыгызга зур максатлар, бурычлар куярга кирәк.

Юрий Камалтынов чыгышы ахырында депутат корпусына, җитәкчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы Эдуард Дияров белән бергә уңышларга ирешкән питрәчлеләргә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса