Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Безнең чиркәү – зур могҗиза

    Аркатау авылы Смоленск-Богородск чиркәвендә чиркәүгә 270 ел тулуга багышланган тантана һәм юбилей чаралары узды. Дини литургияне чиркәү рухание иеромонах Михаил (Мереняшев) җитәкләде. Литургия тәмамланганнан соң могҗизалы Смоленск Изге Ана тәресе күтәреп изге чишмәгә бару оештырылды, анда суны изгеләндерү догасы укылды.

    Аркатауга текә калкулыклар аша барырга кирәк, шуңа да ачык зәңгәр төстәге түбәле, чатырлы чаңлы һәм алтын гөмбәзле ап-ак чиркәү ерактан ук күренеп тора. Ул я күренеп ала, я кинәт күздән югала. Әмма аны бер тапкыр күргәч, аның яныннан инде узып китеп булмый. Ә бәйрәм һәм чиркәүнең 270 еллыгы көнендә моны эшләү мөмкин түгел иде: аның янында бик күп кеше һәм машиналар җыелды. Бүген монда руханилар һәм чиркәүгә йөрүчеләр генә түгел, шулай ук бөтен республикадан бик күп паломниклар җыелды.

    Аркатау кайчандыр чәчәк атучы зур рус авылы булган. Аңа XVII гасырның II яртысында алпавыт Федор Аркатов нигез салган. Ә аның улы Демид Аркатов катнашында озак вакытка авыл үзенең төп рухи байлыгы белән дан казана: монда Смоленскның Изге Ана тәресенә багышланган чиркәү төзелә. Әлеге чиркәүнең тарихы гаҗәп. Бервакыт җирле малайлар сазлыкта йөзеп йөрүче тәрене күреп алганнар, дип сөйлиләр. Аны алалар һәм җирле сәүдәгәр Демид Аркатов өенә алып баралар, әмма иртә белән, көтмәгәндә, аны кабаттан тапкан җирдә күрәләр. Тәрене кире сәүдәгәргә алып кайтып бирәләр, әмма икенче көнгә ул тагын шул ук җирдә була. Аркатов, моның болай гына булмаганын аңлый һәм ул җирдә чиркәү төзергә уйлый. Һәм 1746 елда монда Смоленск-Богородск чиркәве төзелә.

    Соңрак авыл зур волость үзәге була, ә Смоленск чиркәвенең приходы - епархиянең иң зур һәм бай приходларының берсе була. Бизәкле төп иконостаслар, бизәкле киотлар, йөгертелгән алтынның тонык бөтеркәләре, борынгы тәреләр - болар барысы да шул вакыттан кала. Безнең тарих өчен очракны гомердә булмаган дип әйтергә була: Аркатауда һәм тирә-якта яшәүчеләр Совет идарәсе елларында үзләренең чиркәүләрен җимерелүдән һәм урлаудан саклап кала алалар.

    - Изге җирдә дога кылу богоборчество елларында да туктамый. Дингә ышанучылар юлсыз җирдән зур тырышлык белән нәкъ тә монда килделәр, күршеләрдән һәм хезмәттәшләрдән яшерен рәвештә никах укытканнар һәм балаларын чумылдырганнар. Бүген безнең елның теләсә кайсы вакытында монда яхшы юлдан, уңайлы транспортта килергә һәм изге тәреләргә табынырга, дога кылырга мөмкинлегебез бар. Бәйрәм көнендә монда һава Алла игелеклелеге һәм ышанучылар догалары белән чистарына, - ди бәйрәм кунагы, Казан Кизический чиркәве игумены иеромонах Пимен (Ивентьев).

    Чиркәү рәсми рәвештә ябык булган елларда, аның изге тәресен диндар кешеләр үзләрендә яшерәләр. Хәзер ул кабаттан чиркәүдә. Аның могҗизалары табып алган вакыттан алып безнең көннәргә кадәр туктамый. Күп кеше аның белән бәйле булган шәхси вакыйгасын сөйләргә әзер. Ә иң танылганы һәм легендар булганы - ике ятимнең никахлашмый калуы. Алар бертуган абый һәм сеңел булып чыгалар, әмма икесе дә бу турыда белмәгән булалар. Легенда буенча, аларның таҗлары алардан очып китеп чиркәү качына күтәреләләр һәм анда озак вакытка эленеп калалар. Шул рәвешле Алла ярдәме белән һәм чиркәү рухание иеромонах Михаил (Мереняшев) хезмәте ярдәмендә зур гөнаһ булдырылмый кала. Хәзерге вакытта чиркәү төзекләндерелгән, ул эчтән дә, тыштан да бик матур. Хәер, Совет елларында чиркәү эшли, әмма аны реставрацияләү һәм яңарту өчен рөхсәт тә, акча да булмый. Белгәнебезчә, чиркәүгә финанс мөнәсәбәтендә һәрвакытта да җиңел түгел һәм приход бары тик иганә акчаларына гына исәп тота ала. Бүген Михаил атакай барлык җыелучыларны да бәйрәм белән котлады һәм аларга көченнән килгән ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

    90 нчы еллар башында авылга Михаил атакай килгәч, монда чиркәү тормышы башланды, диләр чирәкәүгә йөрүчеләр. Кешеләр ярдәме белән әкрен генә чиркәү яңартыла һәм аның территориясе киртәләп алына. Алар арасыннан берсе Михаил атакайны шәхсән белә, монда очраклы рәвештә генә килеп, бу җирләргә гашыйк була һәм ярдәм итәргә карар кыла.

    - Монда бүген шулкадәр күп кеше булуы аеруча да сөендерә. Бу дини тормышның тергезелүен, күпләр ышану тавышын ишетәчәкләрен әйтә, - ди питрәчле Лариса Курмышева.

    Чиркәү янында өч изге чыганак бар. Чиркәү кебек төп булганы, Смоленсклы дип атала, янәшәдә - "күз" һәм "солдат" чишмәләре. Барлык чыганакларда да кешеләргә төрле авырулардан дәваланулар бирелә. Хәзерге вакытта алар реконструкцияләүгә һәм төзекләндерүгә мохтаҗ.

    - Бу урыннарның игелекле атмосферасы онытылмас, монда бер тапкыр булгач, тагын кире әйләнеп кайтасы килә, - ди Анастасия Мельникова. Ул монда Казаннан ире һәм кечкенә кызы белән кайткан.

    Районыбызның Аркатау авылы бик күп паломникларны үзенә җәлеп итә. Традиция буенча, бу көнне дә аңа бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылуда - Литургиядә һәм кач белән йөрүдә катнашу өчен йөзләгән кеше килде. Бәйрәм итү кичтән башланды - чиркәүдә төне буе тантаналы гыйбадәт кылулар оештырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чиркәүдә гыйбадәт кылу шәмнәр яктысында үтә, бу йөз ел элек тә шулай булган. Бу барысына да тантаналы төсмер өсти.

    Быел бәйрәм итүдә Казан шәһәренең Кизический монастыре настоятеле, игумен Пимен (Ивентьев), Казан шәһәренең Тихвинск-Богородицк чиркәве настоятеле, протоиерей Сергий Степанов, игумен Иулиан (Епифанов) катнашты.

    Руханиларның дини литургияләре тәмамланганнан соң барлык җыелганнар кач күтәреп изге чыганакка таба юл алдылар, анда суны аруландырып, җырлап дога кылдылар. Аннан соң барлык теләгәннәр изге чыганактан су ала һәм купельга чумлый ала иде. Бу су шифалы санала, күп кенә кешеләр монда шуңа килә дә инде һәм алар аны рухи һәм тән сихәте алырга ярдәм итә, диләр.

    Чиркәү белән бергә Аркатау авылы да яңара. Монда әйтеп бетергесез тынычлык һәм татулык хөкем сөрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: