Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең гаиләдә герой бар”

Хатирәләрне, даталарны һәм вакыйгаларны артта калдырып, еллар сизелми дә үтеп китә. Вакытлар узу белән бар да тарихи китапларда язу булып кына калачак. Шулай да искәрмәләр бар. Бөек Ватан сугышы чорын без беркайчан да онытмаячакбыз. Чөнки ул илебездәге һәр гаилә өчен кайгы-хәсрәт, югалтулар алып килде. Бу турында хәзер дә бабайларыбызның, әтиләребезнең фотосурәтләре искә төшереп тора.

Питрәч, Татарстан җирендә дә бик күп каһарманнар туган. Аларның кайсылары фронттан әйләнеп кайтмаган, кайберләре сугыштан соң, илне торгызуда авыр хезмәт куйган. Алраның һәркайсының рухи көче иң югары бүләкләргә һәм безнең олы рәхмәтебезгә лаек. Ә без эшли алырлык һәм эшләргә тиешле иң мөһим нәрсә – ул үз геройларыбызны онытмау.
Ә сезнең гаиләдә геройлар бармы? Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без укучыларыбызны “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясендә катнашырга чакырабыз. Без газета битләрендә фронт юллары аша узган, сугыштан соңгы елларда, үз-үзләрен жәлләмичә, туган җирен кайгырткан кешеләр турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Без якташларыбызның батырлыклары турында хәтерлибез һәм һәрвакыт истә тотачакбыз.
Әлеге хәтернең мәңге күңелләребездә саклануын, киләчәк буыннарның  ата-бабаларыбызның батырлыклары турында белүен телисез икән, “Безнең гаиләдә герой бар”  хәтер акциясенә кушылыгыз.
Хатларыгызны безнең algared@yandex.ru электрон адресына җибәрергә яисә редакциягә алып килергә мөмкин. Алар “Вперед” (“Алга”) район газетасы битләрендә һәм безнең pestrecy-rt.ru сайтында бастырылачак.

"Безнең гаиләдә герой бар" акциясендә катнашу өчен хатларыгызны "Редакциягә" тамгасы белән ТР, Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча юллагыз яки algared@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X