Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең хәбәрчебез “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖнең алтынчы бүлекчәсендә булып кайтты

Барлык шартлар да яхшы булганда, эш тә уңа

“Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖнең алтынчы бүлекчәсендә 1800 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 541е савым сыеры. Бригадир Ольга Никитина җитәкчелегендәге 40 кеше аларны карый, ул бу вазыйфада уникенче ел эшли инде.

Кар күп явуга карамастан, терлекчелек корпуслары тирәсендә чисталык һәм тәртип, әйтерсең  кар бөтенләй яумаган. Биналарда да тәртип.

Бездә эш көне иртәнге бишенче яртыдан башлана, - дип сөйли бригадир Ольга Андреевна Никитина, - эш өчен бөтен шартлар тудырылган, азык җитәрлек. Көнгә унике тонна сөт тапшырабыз, бер баш сыерга уртача 23-24 килограмм сөт савабыз. Беренче чиратта, без терлек азыгы турында кайгыртабыз, заявкалар кабул итәбез, эшчеләр белән сөйләшәбез, барысын да тикшерәбез. Төрле хәлләр була.

Әңгәмәбез вакытында Ольга Андреевна сыер савучылар бригадасын билгеләп үтте, анда Наталья Петрова, Валентина Шәрәфетдинова, Галина Галкина, Татьяна Петрова һәм Оксана Петрова эшли. 186 сыерның һәрберсеннән хәзер 29-30 килограмм сөт савып алалар һәм 5500 тоннага якын сөт тапшыралар. Шулай ук ул яшь белгечләрне - ясалма орлыкландыру технологы Евгений Федоровны, терлекче Денис Козловны, тракторчы Павел Казачихинны  да аерым әйтеп узды.

Белкиноның үзендә мөгезле эре терлек симертү фермасы урнашкан, анда алты айдан алып ел ярымга кадәрге 300-400 баш үгез асрыйлар. Бу зур хуҗалык белән бер генә кеше - симертү операторы Виталий Никитин җитәкчелек итә. Сүз уңаеннан, Виталий Юрьевич Белкинода туган һәм үскән, - дип сөйләде Ольга Никитина. 

Башта ул механизатор, урып-җыюда комбайнчы, калган вакытта тракторчы булып эшли. Шул чакта ук ул районның алдынгы механизаторларының берсе булган.

Минем өчен бу ят эш түгел, мин бит гомер буе авылда яшәп, мал-туар асрадым, - ди ул, - хәзер дә сыерлар, үгезләр, дуңгызлар, күркә, тавыклар бар. Үземне яңа эштә сынап карарга булдым.  Өстәвенә, бу йорт янында гына, шуңа да терлекләр артыннан даими күзәтү алып барыла. Иртәнге җидедә эшли башлыйм, иң беренче эш итеп, азык улакларын,  су эчерткечләрне  тикшерәм, салам, азык таратам. Бездә су җылытыла, ә рацион махсус – азык  өстәмәләре белән моноазык.

Хәзерге вакытта биредә өч йөз баштан артык терлек исәпләнә, дүрт йөздән артык та була. Бирегә алты айлык, уртача 200 килограммга якын авырлыктагы терлекләр килә, ә 12-16 айлык булгач һәм 400 килограммнан арткач, аларны тапшырабыз. Алар тәүлегенә 980-1050 грамм авырлык җыялар. 
Хайваннар биредә көн буе ачык кардада йөриләр. Ә кичен аларны җылы биналарга кертәләр. Эш өчен барлык шартлар да тудырылган, азыкны вакытында кайтаралар, шуңа күрә кешеләр яхшы кәеф белән эшлиләр. Нәтиҗәләр күренеп тора. 

Безнең районда эре мөгезле терлекләрне симертү белән алты хуҗалыкта, шул исәптән КФХларда шөгыльләнәләр. Бу хуҗалыкларда төрле яшьтәге 1200 баштан артык үгез симертүдә. Симертү буенча иң зур мәйданчык – “Ак барс Питрәч”  ҖЧҖ, - ди җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Хәлим Гатиятуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса