Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең киләчәк китап укуга бәйле»

Питрәчнең яшь белгечләренә газета битләрендә еш урын бирәбез. «Авылда яшь белгеч» рубрикасында без туган районында калып, анда яшәүче һәм эшләүче яшь кешеләр турында сөйлибез. Алар районны яшәртеп, яңа идеяләр һәм алга барырга этәргеч биреп торучылар. Бүген безнең героинябыз - китапханәдә белем хәзинәсен саклаучы Алсинә Карсакова.

Күп еллар элек кечкенә Алсинә, әле укый да белмәгән чагында, рәсемнәрен карар өчен генә булса да матур тышлы китаплар эзләп китапханә киштәләре арасында йөрергә яраткан.
Шулай итеп, кыз гомере буе Питрәч китапханәсендә методист, ә соңгы ун елда директор булып эшләгән әнисе Резеда Әюп кызын эшеннән көтеп алган. Әнисе ике ел элек лаеклы ялга киткән.
- Мәктәп елларында без дәресләрдән соң сыйныфташлар белән китапханәгә килә идек, монда китаплар укыдык, өй эшләрен әзерләдек, бу безнең яраткан урыныбыз иде, - дип искә ала кыз.
Район үзәгендәге беренче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алсинә Казан педагогика көллиятенә укырга керә.
- Шәһәр тормышы мине бөтенләй  кызыксындырмады, үзенә җәлеп итмәде, - ди безнең героиня.
Аңа  шәһәр ыгы-зыгысы бөтенләй дә ошамый. Тәрбияче дипломын алгач, Алсинә бик теләп өенә, авыл тормышына кайта.
2005 елда Питрәчтә үзәк китапханәгә комплектлау бүлегенә редактор булып эшкә урнаша, ә бер елдан аны хезмәт күрсәтү бүлегенә күчерәләр.
Соңрак кыз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын уңышлы тәмамлый.
Бүгенге көндә Алсинә Карсакованың хезмәт стажы 15 елга якын.
- Мин әниемә бик кечкенәдән китаплар белән таныштырганы, мине сихри китаплар дөньясына алып кергәне өчен бик  рәхмәтлемен, - диде Алсинә.
Күпләр китапханәче һөнәре бер төрле дип уйлый. Чынлыкта, барысы да киресенчә.
- Без төрле республика конкурсларында актив катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз, - дип сөйләде ул.
Узган ел Алсинә Карсакова хезмәттәшләре белән «Жизнь в стиле эко» грантын отты, шуның нәтиҗәсендә китап киштәләре экология темасына яңа әдәбият белән тулыланды, шулай ук учреждение өчен төпләү машиналары сатып алынды. Алсинә китапханәнең укучылар өчен заманча, кызыклы булуын тели, шуңа да мондый ярдәм өчен көрәшүен дәвам итә.
- Күптән түгел без Мультстудия төзү өчен грант яздык, нәтиҗәләр октябрь аенда билгеле булачак, - дип билгеләп үтте ул.
Хәзер Питрәч китапханәсенә 4000гә якын китап укучы йөри, алар арасында мәктәп укучылары да, пенсионерлар да бар. Аларның буш вакытларын файдалы итү өчен дә бик күп кызыклы нәрсәләр уйлап табалар – биредә төрле иҗат клублары эшли. Мәсәлән, Алсинә «Үз кулларың белән тудырылган могҗиза» декоратив-гамәли сәнгать клубын алып бара, анда катнашучылар бәйләү, чигү, тегү һәм башкалар белән мәшгуль.
- Безнең киләчәк китап укуга бәйле. Чөнки китап – ул төп белем чыганагы. Шуңа күрә без мөмкин кадәр күбрәк кешене китапханәгә, бигрәк тә балаларны җәлеп итәргә тырышабыз, - диде Алсинә.
Эш көне тәмамлангач, Алсинә Карсакова өенә, гаиләсе янына ашыга. Алар ире Владимир белән ике бала тәрбияләп үстерәләр – уллары Савелий һәм кызлары Амалия. Амалия укырга ярата, аңа әнисе янына эшкә йөрү бик ошый. Бәлки, ул да әбисе һәм әнисе юлыннан китәр, ул да нәселдән килгән мәдәният хезмәткәре булыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса